ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Грипп - ул вируслы инфекция, ул ир-атларны, хатын-кызларны, төрле яшьтәге һәм төрле милләттәге балаларны зарарлый. Грипп һәм респиратор вируслы инфекцияләр эпидемияләре ел саен гадәттә елның салкын вакытында була. Грипп һәм ОРВИ очраклары саны буенча дөньяда беренче урында тора, йогышлы авырулар структурасында чагыштырма авырлык 95% ка җитә.

Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлегендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ягъфәров Азат Фердинанд улы гражданнарны онлайн кабул итте.

Депутатка 5 мөрәҗәгать килгән. Анда шулай ук Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы затлары, Сарман муниципаль районы җирлекләре башлыклары да чакырылган иде.

Кабул итү барышында катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү, торак мәсьәләсе, кыйммәтле операцияләргә финанс ярдәме турында сораулар бирелде.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды. Депутат тиешле инстанцияләргә депутат запрослары җибәрәчәк һәм мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтеләчәк.

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин якташыбыз – «Арслан» кушаматлы СВО катнашучысы һәм аның гаиләсе белән очрашты.

Чәй эчкәндә хәрби вәзгыять, тормыш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Фәрит Мөнәвир улы Арсланга Рәхмәт хаты, Азык-төлек җыелмасы тапшырды һәм тизрәк җиңү белән кайтуын теләде.

9 нчы октябрь көнне Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Суворовец 1944» фильмы күрсәтелде. Чара укучыларны хәрби-патриотик тәрбияләү, аларда үз илебез өчен горурлык хисе һәм аның тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү максатында оештырылды. Сеанс алдыннан тәмәке тарту профилактикасы буенча видеороликлар күрсәтелде.

Авыл җирлегенең Карашай-Саклау зиаратында көзге өмә уткәрелде.


8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Илһам Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы белән. Очрашуда киләсе елның февралендә якташыбыз Илһам Шакировка 90 яшь тулуга багышланган «Илһам чишмәсе» төбәкара конкурсы турында фикер алыштылар.

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

8 нче октябрь көнне Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Суворовец 1944» фильмы күрсәтелде. Чара укучыларны хәрби-патриотик тәрбияләү, аларда үз илебез өчен горурлык хисе һәм аның тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү максатында оештырылды. Сеанс алдыннан алкоголизмны профилактикалау буенча видеороликлар күрсәтелде.

Татар Карамалы авылының иске зиратына үзара салым акчалары исәбеннән койма кую

Гарайшина Ләйсән Тәлгать кызы  2020 елдан Җәлил 1 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 2023 елда "Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында "Педагогик дебют" номинациясендә җиңүче булды; ". 2024 елда "Безнең Яңа Учитель - 2024" грантына ия булды. Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International