9 февральдә Сармандагы "Старт" чаңгы базасында ГТО нормативлары буенча "Татарстан чаңгы юлы - 2024" чаңгы ярышлары узды
2008-2009 нчы елларда туган кызлар арасында йөгерүдә безнең мәктәп укучысы Вәлиева Дарина II урынны алды.
2010-2011 нче елларда туган егетләр арасындагы йөгерештә безнең мәктәп укучылары Фәсхеев Радмир II урынны, Гыйниятуллин Айрат III урынны алды.
2006-2007 нче елларда туган кызлар арасындагы йөгерүдә безнең мәктәп укучысы Анастасия Пономарева II урынны алды.
Безнең укучыларыбыз иң яхшылары. Котлыйбыз!!!
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Җәлилнефть"НГДУ коллективы тарафыннан 600 миллион тонна нефть чыгаруга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Республика халкына заказ хаты җибәрү өчен почта бүлекчәсеннән маркалар сатып алу мәҗбүри түгел. «Онлайн түләү билгесе» сервисы ярдәмендә аны өйдән чыкмыйча рәсмиләштерергә мөмкин.
Гаилэ елы кысаларында очрашуыбыз «Ләйсән" балалар бакчасында дәвам итте. Гаилә кыйммәтләрен, нәсел агачының әһәмиятен, әби бабаларыбыз яшәешен тәфсилләп балалар белән берлектә әңгәмә кордык. Матурлык, изгелек, күркәм гадәтләр белән нәниләребез күңеленә кереп, яшәү кыйммәтен ак әбиләребез үрнәге аша җиткерү максатыбыз.
Россияда ел саен граждан авиациясе хезмәткәрләре көне 9 февральдә билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм белән пилотларны гына түгел, ә бортпроводникларны, авиаинженерларны һәм тармакның башка хезмәткәрләрен дә котлыйлар. Петровка Заводы мәдәният йортында Мәскәү шәһәре Шереметьево халыкара аэропортының бортпроводницасы Хәсәнова Динара белән дусларча очрашу узды. Динара үз эшен ярата, ул бик җаваплы, аны югары профессионализм аерып тора. Безнең якташыбыз Петровка Заводы мәктәбен дә «отлично»га тәмамлаган.
МББУ "Җәлил гимназиясе" базасында Сарман муниципаль районының яшь укытучылары өчен семинар узды
Туган (рус булмаган) укыту теле булган мәктәп укучылары арасында рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы
Бүген Сарманда «Старт» чаңгы базасында «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында ГТО нормативлары белән «Татарстан чаңгы юлы-2024»массакүләм йөгереше узды.
9 нчы февральдә "Җәлил гимназиясе" базасында "ФГОС һәм ФООП гамәлгә ашыру шартларында заманча дәрес" темасына Сарман муниципаль районы яшь укытучыларның муниципаль семинары узды. Семинар эше методик яктан бай үтте. Яшь педагоглар математика, рус теле, инглиз теле, әдәбият һәм тарих буенча ачык дәресләрдә катнаштылар.
Ата – аналар һәм "Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары «Татарстан чаңгы юлы-2024»чаңгы ярышларында актив катнаштылар.
Ярышлар нәтиҗәсендә Аксакова Светлана II призлы урынны алды, без аны моның белән котлыйбыз һәм аңа алга таба уңышлар телибез