ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2023 ел
җомга

Карашай -Саклау авыл җирлегендә яшәүче Хәйруллина Зөлфия Әхмәтхан кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.Аны авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В. В. котлады.

Идарә хәбәр иткәнчә, Федераль казначылык һәм Россия Федераль салым хезмәтенең 15.05.2023 елгы Nono ЕД-26-8/8@ / 07-04-05/05-12658 уртак хаты нигезендә салым түләүләрен күчергәндә күрсәтелергә тиешле алучының исеме үзгәртелгән. Түләү алучының башка реквизитлары үзгәрешсез кала.

1 июнь көнне, Балаларны яклау көне уңаеннан, Илексаз авыл мәдәният йортында балалар өчен «Большое путешествие. Специальная доставка» исемле мультфильм күрсәтелде.

1 нче июнь - Балаларны яклау көне! Бу җәмгыятькә һәр баланы якларга кирәклеген искә төшерү дә, дөньядагы барлык балаларга бәхетле, сәламәт,әдәпле һәм җаваплы кешеләр булып үсәргә мөмкинлек бирү дә. Чөнки нәкъ менә балачакта кеше характерының нигезләре салына. Шул уңайдан «Сарман» кинотеатрында «Лилия» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Умка в кино» исемле мультфильм күрсәтелде.


1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 31 маенда М.Г. Юзлибаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбендә нефтьчеләрдән бөтен дөньяга танылган Голландия орган төзү фабрикасы ЙОХАННЕС (JOHANNUS) уникаль электрон органны бүләк итү тантанасы узды.

Балаларның оешкан һәм эчтәлекле ялы максатларында район мәдәният учреждениеләре чаралар программасын әзерләделәр. Җәйге каникул чорында 1 июньнән 31 августка кадәр балалар мастер-классларда, конкурсларда, викториналарда катнаша һәм интерактив программаларына, экскурсияләргә, концертларга һәм башка күп нәрсәләргә йөри алачак.

1 июнь көнне, традиция буенча,Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында «Балачак илендә» дип исемләнгән бәйрәм узды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, җырладылар, төрле конкурсларда катнаштылар.  Бәйрәм күңелле үтте. Балалар сәламәт һәм бәхетле булсыннар!

1 июньдә Сарман авылының үзәк ял паркында «Без –табигать балалары» балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин балаларны һәм кунакларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады. Чара барышында «Минем гаиләм – минем байлыгым» темасына гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында Республика рәсем конкурсының финал этабында катнашучыларны бүләкләү булды. Чара «Ныклы гаилә», «Гаилә - тынычлык нигезе" проектлары, Милли мәдәният һәм традицияләр елы, педагог һәм остаз елы кысаларында узды.

Әлмәт муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы ветераннар арасында шахмат һәм шашка буенча ярышлар оештырды.

60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге ир-атлар арасында шахмат буенча ярышларда АМР Спартакиадасы ХШ Өченче яшь һәм ветераннар Советының 45 еллыгы исәбенә 1 урын өчен Сабиров Тимерҗан Сәлихҗан улы бүләкләнә.

Әлмәт муниципаль районы пенсионерлары ветераннары арасында шахмат һәм шашка буенча ярышларда Спартакиада ХШ һәм ветераннар Советының 45 еллыгы исәбенә 1 урын өчен "Җәлилнефть"НГДУ командасы бүләкләнә.

Безнең команда составы.
Сабиров Тимерҗан Сәлихҗан улы яшь категориясендә ир атлар арасында шахмат буенча 1 урын Талибуллин Рамил Катиф улы ир атлар арасында шашка буенча 2 урын Ихсанова Ландыш Замил кызы хатын кызлар арасында шахмат буенча 1 урын Гәрәева Галия Хатиф кызы хатын кызлар арасында шашка буенча 1 урын Якупов Альберт Гәрәевич ир атлар арасында шашка буенча 3 урын Камалов Эдвард Рашат улы ир атлар арасында шахмат буенча 1 урын

 

Ветераннарыбызны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар, сәламәтлек телибез. Безнең девиз кала:

Картаймыбыз әлә картаймыйбыз!”

 

Ветераннар советы рәисе А. Минһаҗева

Балачак-кайгысыз һәм шатлыклы көннәр, якты тәэсирләр, уңышка беренче адымнар вакыты. Балаларыбызның нинди балачак елларын хәтерләве безгә, өлкәннәргә бәйле. Районда яшәүче һәр яшь кешенең мәхәббәт, гаилә җылысы һәм ата-ана кайгыртуы атмосферасында үсүе өчен шартлар тудырырга тиешбез.

Кадерле егетләр! Алда өч ай җәйге ял. Алар сезгә мавыктыргыч вакыйгалар, кызыклы очрашулар, искиткеч кәеф белән истә калсын. Сәламәт һәм кызыксынучан булыгыз, көч һәм уңай эмоцияләр туплагыз! Хыялланыгыз, иҗат итегез, үзегезгә югары максатлар куегыз һәм үз-үзегезгә ышаныгыз!

Хөрмәтле олылар, балачагыгызны беркайчан да онытмагыз һәм яшь буынның киләчәге өчен бүгенге җаваплылыгыгызны онытмагыз. Балалар безне укудагы уңышлары, иҗади һәм спорт казанышлары белән сөендерсен, тормышыбызны яхшы өметләр белән тутырсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International