ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Россия эшкуарлыгы көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр, предприятие җитәкчеләре чакырылган иде. Район Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвирович эшмәкәрләрне котлады, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Зур Нөркәй урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау"

Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбендә соңгы кыңгырау  бәйрәме

Бүген мәктәптә 2023 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Тантаналы линейканы мәктәп директоры Гайнутдинов Фирдәвес Мәгъданур улы ачты. Чыгарылыш укучыларын Азалак авыл җирлеге рәисе Габделгазизов Илгизәр Габделкаюм улы һәм "Сарман таңнары"әдәби берләшмәсе әгъзалары котлады. Укытучыларга, ата-аналарга рәхмәт сүзләре яңгырады. Җавап итеп беренче укытучылар, ата-аналар чыгыш ясады. Һава торышы шулай ук кояшлы көн булуы белән сөендерергә булды. Ак юллар сезгә, балалар!

Бүген Күтәмәле мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмгә килгән кунаклар, әти-әниләр укучыларга имтиханнарда уңышлар, максатларга ирешүләрен, ак юллар теләделәр.

 

Менә соңгы кыңгырау да җитте. Гимназия ишегалдына укучылар, укытучылар һәм ата-аналар җыелды. Чарада катнашучыларның йөзләрендә шатлык яшьләре күренә. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар да катнашты, алар котлау сүзләре әйтеп, Җәлил гимназиясен тәмамлаучыларга барысы да яхшы теләкләр теләделәр. 9нче һәм 11нче сыйныф укучыларын бу искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз һәм имтиханнарда уңышлар телибез! Балаларга олы тормыштан җиңел һәм якты юл телибез! Тормышта үз урыныңны табарга телибез! Гимназия ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык!

 

Буген Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары өчен дэ "Соңгы кынгырау" бәйрәме узды.

Бүген Ләке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Быел мәктәптә чыгарылыш сыйныфы юк. Ләкин укучылар һәм укытучылар искиткеч чара оештырдылар.

Бүген Мортыштамак мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмгә килгән кунаклар, әти-әниләр укучыларга имтиханнарда уңышлар, максатларга ирешүләрен, ак юллар теләделәр.

Бүген Азалак мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме узды, бу бәйрәм белән Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г. Габдулгазизов котлады.
Алар өчен укытучыларның үгет-нәсихәт сүзләре, ата-аналарның дулкынландыргыч чыгышлары, мәктәп администрациясеннән һәм чакырылган кунаклардан тантаналы котлаулар яңгырады.
Без чыгарылыш сыйныф укучыларыбызга укуда һәм хезмәттә уңышлар, чиста күк, якты кояш, яхшы кәеф телибез!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International