ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2023 ел
сишәмбе

Александровка авыл мэктэбендэ сонгы кынгырау бэйрэме

Бүген Кәүҗияк мәктәбендә Соңгы кыңгырау чыңлады. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны әлеге искиткеч көн белән Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Ф.А. Хөснетдинов, Сарман районында Пенсия фонды идарәсе башлыгы А. м. Харисов, Сарман МР мәгариф бүлеге методисты А. Ф. Әхмәдуллина котладылар.

Бүген Ләшәү Тамак мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды .Бу искиткеч көн  белән ЛәшәүТамак авыл җирлеге башлыгы И.З. Хабибуллин ,Ләшәү Тамак  гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Р. С. Дәүләтов котладылар. Барысына да ныклы сәламәтлек, куелган максатларга ирешүләрен, бәхет, иминлек һәм  тыныч күк йөзе теләделәр.

23 майда 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар өчен  Соңгы кыңгырау чыңлады.

Буген Петровский Завод мэктэбе укучылары очен дэ "Сонгы кынгырау" бэйрэме узды.

Бүген Сарман районының барлык мәктәпләрендә дә "Соңгы кыңгыраулар" яңгырады. Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Сарман гимназиясендә тантаналы чарада катнашты. Фәрит Мөнәвирович чыгарылыш сыйныф укучылары өчен үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте, җитди сынауларда - чыгарылыш һәм керү имтиханнарында уңышлар уңышлар теләде, олимпиадаларда һәм төрле конкурсларда җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырды.

Бүген безнең мәктәптә, бөтен ил буенча меңләгән мәктәпләрдә кебек үк, 11 һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы шалтырату яңгырады. Җәлилнең беренче мәктәбе диварларын 11 сыйныфтан 20 укучы ташлап китә. Сарман муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы Г.Я. Идрисова, Җәлил ПАО "Татнефть" профкомы белгече А. Х. Мөхәммәтҗанов, Җәлил поселогы башлыгы Р.А.Кәримов, Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндас Әнәс улы Сарман муниципаль районы башлыгы исеменнән бөтенроссия олимпиадаларының республика этабы призерларына һәм җиңүчеләргә , шулай ук аларның остазларына 5 000 сумлык сертификатлар тапшырды. Безгә балаларга бәхет һәм барлык белемнәребезне имтиханнарда күрсәтү мөмкинлеге теләү кала! 

Бүген Илексаз мәктәбендә календарьда кызыл төстә билгеләнмәгән, ләкин зур бәйрәм, соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Илексаз авыл җирлеге башлыгы Ф. М. Гыйльфанов, "Ак Барс Банк"директоры Г. Г. Ризатдинов, кадерле чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге моңсу, дулкынландыргыч көн белән котладылар!

Соңгы шалтырату-укучылар өчен генә түгел, укытучылары өчен дә дулкынландыргыч мизгел. Соңгы шалтырату-үз тормышының зур этабы, кеше үскән, үскән, белем алган урын белән хушлашу. Барлык мәктәпләрдә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы шалтырату яңгырады. Карашай- Саклау авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары Әхмәтшина Г.Д., беренче укытучы Мусина Л. г., Олы Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиал мөдире Хәлиуллина г. и. барысын да бәйрәм белән котладылар чыгарылыш имтиханнарында уңышлар теләделәр.

Сезне шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмегез белән,, дөньяга килгән көнегез белән котлыйбыз!
Саулык сезгә, гаилә бәхете телибез. Эш-гамәлләрегез уң, юлларыгыз имин булсын.
Алдагы тормышыгызда нык сәламәтлек, бәхет-куанычлар, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигезлектә, муллыкта гомер кичерүегезне телибез.Аны авыл жирлеге секретаре Ахметшина Голчэчэк Дамир кызы да котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International