Бүген, Азалак авыл җирлегендә, авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов И.Г. тыл ветераннары белән очрашты. Җиңүнең 78 еллыгы белән котлап, бүләкләр тапшырды, ветераннарга сәләмәтлек, озын гомер теләде
Бүген, Югары Чыршылы авыл җирлегендә, авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И. Н. тыл ветераннары белән очрашты. Җиңүнең 78 еллыгы белән котлап, бүләкләр тапшырды, ветераннарга озын гомер теләде.
Бүген, Югары Чыршылы авылында, Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И. Н. һәм район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Харисов А.М. тыл ветераннарын һәм авыл халкын бәйрәм белән котладылар. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Ш.Хөсәеновның «20 ел үткәч» дип исемләнгән спектаклен сәхнәләштерделәр.
Алан авылында тантаналы чара узды.
Буген Димитарлау авылында
Буген Петровский Завод авылында
Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасындагы ярышның 2 – 6 май көннәрендә җиңүчеләрен бүләкләделәр. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев котладылар.
Тулырак sarman-rt.ru сайтыннан укыгыз.
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг узды
"Форпост" отряды активистлары һәм Сарман гимназиясе яшь армиячеләре Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзуллин Мөхәррәм Фәйзулла улында кунакта булдылар. Ветеран балаларны зур шатлык белән каршы алды. Аның кызы Сания Мөхәррәм кызы балаларга быел ветеранга 96 яшь тулганы, ә фронтка бик яшь китүе, ул вакытта аңа 17 яшь булуы, әтисенең бүләкләре, шулай ук сугыштан соң аңа хәрби хезмәтне ничек башкарырга туры килүе турында сөйләде. Киткәндә балалар ветеранны тагын бер тапкыр Җиңү бәйрәме белән котладылар, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм озын гомер теләделәр һәм истәлеккә гомуми фото төшерделәр.
Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган.