ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2023 ел
җомга

Районда язгы чәчүнең чираттагы бишкөнлеге җиңүчеләрен ачыкладылар
Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасындагы ярышның 22-26 апрель көннәрендә җиңүчеләрен бүләкләделәр. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов, район җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев котладылар.

2005 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар җыелма командалары арасында "Айтуган"да "Спорт - террорга каршы" девизы астында баскетбол буенча Сарман муниципаль районы беренчелеге узды.

27.04.2023 елда "Батыр" СОК МБУда 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган волейбол буенча ачык турнир узды. Ярышларда Бөгелмә, Мөслим, Сарман һәм пгт Җәлилдән 4 команда катнашты. Уеннар түгәрәк системасы буенча узды. Кызлар бик яхшы һәм матур уен күрсәттеләр.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлекчәсе начальнигы Камил Миңнегулов, җирлек башлыклары катнашты. 

Музей "Свет" социаль ярдәм фонды тарафыннан "Без исключения" Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр рәтендә. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр өчен оештыручылар мәхсүс бүләкләр әзерләгән. Бүләк музейга килеп җитте.

Проектны гамәлгә ашыру музейда инклюзив практикаларны үстерүгә зур һәм ышанычлы адым булып тора. "Путешествие в прошлое" -  тарих белән танышу гына түгел, ә мөмкинлекләре чикле  балалар өчен кызыклы сәяхәт тә. Проект кысаларында Тукай, Мөслим районнарының мәктәп-интернатларыннан, Сарман районы Иске Минзәләбаш, Сарман авылы коррекция сыйныфларыннан балалар музейга килә ала. Проектны иң кызыклы, мавыктыргыч өлеше интерактив панельдә эшләү. Һәр очрашуга балалар өчен тапкырлык һәм игътибарлылыкка юнәлдерелгән  кызыклы интерактив биремнәр әзерләнә.

Бу очрашулар һәрвакыт үзенчәлекле җылы узалар, ә кызыксып янып торган күзләр  һәм балаларның йөзләрендәге елмаю безнең өчен иң зур бүләк! Ә алда проект буенча күп кенә интерактив чаралар көтә, аның тормышка ашырылуын сез безнең ВК битендә һәм ТР Муниципаль берәмлекләр порталында күзәтә аласыз.

 

«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ сезгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2024 елда «Агротуризм» грантларын 2023 елның 15 маеннан 31 маена кадәр гамәлгә ашыру өчен авыл туризмын үстерү проектларын конкурслы сайлап алу үткәрү максатларында гариза документларын кабул итү башлануы турында хәбәр итә.

Конкурс сайлап алуында Татарстан Республикасы авыл җирлегендә яки авыл агломерациясе территориясендә теркәлгән «кече предприятие» яки «микропредприятие» категориясенә караган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр катнаша ала.

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Георгиевская ленточка» акциясе кысаларында Сарман гимназиясенең 1а сыйныфы укучылары белән очраштылар, аларның һәрберсенә тасма тапшырылды.

Шулай ук укучылар игътибарына якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмитов Гыйльмөхәммәт Зиятдин улының истәлекләре дә тәкъдим ителде. Мондый чаралар укучылар өчен бик мөһим, чөнки сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтү, ватанпәварлык үз тормышлары бәрабәренә күптән көтелгән Җиңү көнен якынайткан кешеләр үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш.

Татар теле һәм әдәбияты атналыгының иң масштаблы чараларының берсе – “Татар җыры” конкурс-фестивале. Ул ел саен үткәрелә. Быел җыр бәйрәме мәктәбебезнең талантлы укучысы булган Булат Сөләйманов истәлегенә багышланды.


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Азалак авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлык кысаларында территорияләрне чистарту дәвам итә. Буген җирлектә баганалар агартылды

Бүген киң җәмәгатьчелекне Икенче бөтендөнья сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны арттыру һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү максатларында «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ базасында Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International