Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районы урман фонды территориясендә 2022 елның янгын куркынычлы һәм урман культуралары сезоны нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды, киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты.
Язгы каникулда ял итүче балалар өчен төрле кызыклы мультфильмар, фильмнар күрсәтелә.
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр башланды.
30 март көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен районкүләм семинар-практикум узды.Семинарны ачу тантанасы балалар һәм педагоглар чыгышы белән башланды. Аннары Сарман муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү методисты Г.Ф. Салихова семинарда катнашучыларга уңышлар теләде.
Семинарда безнең балалар бакчасы педагоглары чыгыш ясады,шулай ук Сарман,Тукай,Азнакай, Мөслим һәм Әлмәт районнары педагоглары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чыгышлар бик кызыклы булды. Семинарда катнашучыларның барысы да канәгать калдылар, мондый очрашуларның бик мөһим булуын билгеләп үттеләр һәм семинарны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
30 нчы март көнне, Яңа Әхмәт авыл мәдәният йортында, язгы каникулда ял итуче балалар өчен «Большое путешествие. Специальная доставка» исемле яңа мультфильм күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.03.2023 ел № 625-р боерыгы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 20.03.2023 ел № 26 боерыгы нигезендә районда территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү эшләре башланды.
“Елмаю гомерне озайта” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә
"Гаҗәеп серләр һәм мәкальләр дөньясы"интеллектуаль уен
29 нчы март көнне, Сулы-Саклау авыл клубында, язгы каникулда ял итуче балалар өчен «Большое путешествие. Специальная доставка» исемле яңа мультфильм күрсәтелде.
Педагог һәм остаз елы кысаларында Җәлил гимназиясе укучылары һәм укытучылары «Остаз елмаюы» республика фото-акциясендә актив катнашалар. Укытучыларның фотолары, аларга карата җылы сүзләр язылган стенд булдырылган.