ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2023 ел
сишәмбе

14 нче мартта "Җәлил гимназиясе"нең 3 нче сыйныфларында "Кием" темасына инглиз теле буенча ачык чара узды. Балалар кроссвордлар чиштеләр, кызыклы биремнәр үтәделәр. Дәрес ахырында укучылар кулдан килгән материаллардан костюмнар ясадылар. Дәрес уңай шартларда узды.

13 мартта Мортамак авылы зонасында дәвам иткән "Җырлы балачак илендә" талантлы балалар бәйгесендә - Мортыш-баш, Яңа Әхмәт, Ләке, Кәүҗияк, Рангазар, Петровка, Чукмарлы, Колмәт, Чыршылы, Иске Әлмәт, Каташ Каран, Янурыс авылы мәдәният йортларында шөгыльләнүче балалар чыгышлары булды.

2023 ел Россиядә Педагоглар һәм остазлар елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрне саклау елы кысаларында районыбызда "Җырлы балачак илендә" талантлы балалар бәйгесенең 1 зона туры Азалак авылы мәдәният йортында узды.

Кабул итүгә Башкарма комитетның җаваплы белгечләре, район җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар.

«Ак калфаклы милли күңел хәзинәләре»

2023 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы - "World Consumer Rights Day To Empower Consumers Through Cleanerergy Transitions» -" экологик чиста энергия һәм продукция куллануга күчү аша кулланучылар хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү" 

Ел саен 15 мартта бөтен дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен билгеләп үтә. Ел саен бу көн билгеле бер девиз астында уза, кулланучылар хәрәкәте бөтен дөнья буенча кулланучылар очраткан актуаль проблемага игътибарны җәлеп итү өчен берләшә.

2023 елда Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне «World Consumer Rights Day To Empower consumers Through Cleanerergy Transitions» «экологик чиста энергия һәм продукция куллануга күчү аша кулланучылар хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү»девизы астында уза.  Әлеге тема Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 09.06.2020 елгы карары белән расланган 2035 елга кадәрге чорга Россия Федерациясенең Энергетика стратегиясе белән туры килә.  No 1523-р, анда үз өлкәсендәге чакыруларга һәм куркынычларга адекват җавап бирә һәм булган проблемаларны җиңә алган нәтиҗәлерәк, сыгылмалырак һәм тотрыклырак энергетикага күчү буенча чаралар каралган.

13 нче март көнне «Сарман» кинотеатрында, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Сарман район электр челтәре коллективына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.

13 март көнне Җәлилнең 1нче мәктәбе педагог-китапханәчесе Л.Ф. Нәгыймуллина 2нче сыйныф укучылары өчен "Игелек нәрсә ул"дигән класстан тыш чара үткәрде. Балаларга кунакка әкият геройлары килде, югары сыйныф укучылары игелек һәм игелекле гамәлләр турында сөйләделәр. Балалар караоке җырладылар һәм табышмаклар чиштеләр. Чара җылы шартларда узды.


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Әнәс Ибәтуллинның «Урманнарга керәм» китабын тәкъдир итү кичәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International