Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин юбилярларны Рәшит һәм Фәния Зәкәриевләрне алтын туйлары белән котлады.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин 2023 елда Сарман бала тудыру йортында туган беренче сабый Данис янына килде. Сабый 3 гыйнварда Раушан һәм Алия Саубановлар гаиләсендә туа.
Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, журналистлар, хәбәрчеләр!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Интернет нык үсеш алган чорда да газета–журналлар, шул исәптән районыбызның “Сарман” газетасы да, халыкка кирәкле һәм кызыклы булып калуы куанычлы күренеш. Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү сездән киңкырлы белем, тормыш тәҗрибәсе, яңа техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалануны таләп итә. Елдан-ел камиллеккә омтыласыз.
Районыбыз эшчәнлеген оператив яктыртуда, җитәкчелек һәм халык арасында ышанычлы элемтә булдыруда куйган иҗади хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм.
Бәйрәм белән ихлас күңелдән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңа иҗади уңышлар телим.
Сарман районында бүген мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм җыю буенча 2 пункт эшли:
«Сарман " кинотеатры бинасы, Сарман авылы, Ленин урамы, 26а йорт (эш вакыты: Дүшәмбе – Җомга-9.00 дән 16.00 гә кадәр; төшке аш 12.00 дән 13.00 гә кадәр), «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе, телефон 85559-2-58-74, КТ.8-9376290042. Пгт мәдәният сарае бинасы.Җәлил ш., Җиңүнең 30 еллыгы ур., 6 йорт (эш вакыты: Дүшәмбе – Җомга-8.00 дән 17.00 гә кадәр).
Шулай ук авыл җирлекләренең башкарма комитетлары һәм Җәлил поселогы биналарында мобиль нокталар эшли.
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән котлыйм. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торуыгыз, катлаулы мәсьәләләрне төгәл хәл итүегез, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен эзлекле яклавыгыз зур хөрмәткә лаек.
Бердәм, эшлекле, компетентлы Сарман районы прокуратурасы коллективы киләчәктә дә районыбыз яшәешендә законлылыкны тәэмин итү буенча принципиаль, төгәл эшчәнлек алып барыр дип ышанам. Үзегезгә һәм прокуратура ветераннарына намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Сәламәтлек, тынычлык, иминлек, бәхетле-сөенечле тормыш хезмәтегездә уңышлар телим.
Кышкы каникул көннәрендә укучылар республикакүләм “Гаджетсыз каникуллар” акциясенә кушылдылар.
Мөгаллилә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды, район җитәкчелеге исеменнән матур теләкләрен җиткерде. Юбилярны истәлекле бәйрәме белән шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов котладылар, җылы теләкләрен юлладылар.
Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Юнысова Мөнирә Гәрәй кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Р.Н. Дәүләтҗанов котлады.Ул юбилярга сәламәтлек һәм якыннарының хөрмәтен теләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды.
Котлауларга ветераннар советы рәисе З. И. Якупова да кушылды.
Бүген капиталь ремонттан соң Петровка Завод авылында балалар бакчасы ачылды. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.
Яңа ел каникуллары вакытында 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче блалар әти-әниләре белән Кыш Бабай резиденциясендә булдылар. Алар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар һәм бүләкләр алдылар. Бу чараны оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез.