ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Ләшәү Тамак авыл мәктәбендә “Белем бәйрәме” үтте

Бүген мөһим көн: яңа уку елы башланды! Илнең барлык уку йортлары ишекләрен ача. Белем көне Иляксаз мәктәбендә үтте. Килгән кунаклар, укытучылар, әти-әниләр укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Бүген мәктәптә традицион Белем бәйрәме үтте. Мәктәпнең бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән беренчеләр өчен дә, бүгенге бәйрәмнең соңгы кыңгырау икәнен аңлаган унберенчеләр өчен дә тантаналы булды ул. 

Буген Петровский Завод авылы мэктэбендэ "Белем бэйрэме" утте.

Бүген, 1нче сентябрьдә, яңа уку елына старт бирү өчен, Җәлил гимназиясе ишекләре яңадан ачылды. Традиция буенча бу көнне безнең мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейка үткәрелә. Ял иткән һәм янган балалар барысы да янә мәктәп ишегалдына җыелдылар. Алар сыйныфташлары, сыйныф җитәкчеләре һәм яраткан укытучылары белән очрашуга шатландылар. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Барлык укучыларга һәм укытучыларга яңа уку елы барысы өчен дә уңышлы һәм белемгә, ачышларга, иҗатка һәм казанышларга бай булсын!!!

Карашай-Саклау мәктәбендә Белем көне

Шәрләрәмә башлангыч мәктәбендә белем бәйрәме узды.

Хөрмәтле райондашлар, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр! Кадерле балалар!

Сентябрь аеның беренче көне һәр бала күңеленә иң матур бәйрәмнәренең берсе булып кереп каладыр. Чөнки 1 сентябрь – мәктәп бусагасын атлап кергән көн генә түгел, серле белем дөньясына, яңа ачышлар иленә юл башы да. Белем бәйрәменең һәрберебез өчен дә әһәмияте зур: кеше бу тормышта нинди генә баскычларга күтәрелсә дә, нинди һөнәр иясе булса да, барлык уңышларының нигезе мәктәптә салына.

Мәгариф тармагындагы эшчәнлекне тагын да яхшыртырга, балаларга белем һәм тәрбия бирү сыйфатын күтәрергә ярдәм итү өчен Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Хөкүмәтебез тарафыннан бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Мәгариф учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү, аларның материаль-техник базаларын, автопаркларын яңарту, укытучыларга яңа ноутбуклар бирү - бу юнәлештә сөенечле күренеш. Бүген районыбызның барлык белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзер.

Кадерле балалар, мәктәп кыңгыравы бүген сезнең өчен яңгырый. Алдыгызда яңа, кызыклы уку елы. Мәктәп сезне туган илебезне яратырга, бөек илебезнең лаеклы гражданнары булырга өйрәтер. Дуслык, Намус, Туган ил кебек сүзләрнең тирән мәгънәсенә төшендерер. Белем дөньясында югалып калмагыз, батыр булыгыз. Тырышып укыгыз, мәктәптә үткән һәр көнегезнең кадерен белегез. Бу уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга юмарт булсын.

Хөрмәтле укытучылар, сезнең хезмәтегез зур сабырлык сорый. Яңа уку елы сезгә яңа уңышлар алып килсен. Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Аерым рәхмәт сүзләрем мөхтәрәм мәгариф ветераннарына.

Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның үсеп буйга җитүен, мәктәптә яхшы укуларын, илебезнең лаеклы гражданнары булуын күреп шатланырга язсын сезгә.

Барыгызны да тагын бер кат Белем бәйрәме белән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим.


31
август, 2022 ел
чәршәмбе

30 август көнне Мортыштамак авылында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәм Дамир Әхмәтов исемендәге спорт һәм ял паркында оештырылды. Татнефть грантына төзелгән яңа спорт мәйданында яшүсмерләр арасында баскетбол ярышы да булды. Котлаулар, дәртле җырлар, күчтәнәчләр белән самовар чәе эчү авылдашларга, килгән кунакларга, балаларга бик ошады.

2022 елның 31 августында Казанда КУЭ корпорациясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә төбәк эшмәкәрләре белән агымдагы шартларда бизнес очраша торган актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен ачык диалог уздырачак. Чара МСП Корпорациясе Генераль директоры урынбасары - статс-секретарь Наталья Коротченкова һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International