ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Сарман авылы үзәк паркында Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иттеләр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән җыелган халыкны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде, Сарман муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләр тапшырды. Чара концерт номерлары, бәйрәм дискотекасы белән дәвам итте.

Бүген Җәлил бистәсендә Татарстан Республикасы көне һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм уза. Чараларда Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Ул бәйрәмнәр белән котлады, куелган максатларга ирешүдә уңышлар, нык сәламәтлек, тынычлык һәм тантанада катнашучыларның барысына да иминлек теләде. Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Район халкы үз гомерләрен кара алтын чыгаруга һәм эшкәртүгә багышлаган геройлары белән горурлана. Нефтьчеләр ярдәме белән районда күп кенә социаль мәсьәләләр хәл ителә, объектлар, юллар, чишмәләр төзекләндерелә. Алар сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләренә зур ярдәм күрсәтә.

Татарстан Республикасы Көнендә Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллин хезмәт ветераны Нәкыйф Фатыйх улы Вәлиевка Дәүләт бүләге тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Нәкыйф Фатыйх улы Вәлиев «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Хөрмәтле райондашлар! 

Барыгызны да чын йөрәктән Татарстанның төп бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм! 

1990 елның 30 август көне республикабыз үсешенең яңа юнәлешен билгеләгән мөһим вакыйга булып тарихка керде. Татарстан Республикасында Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүенә 32 ел вакыт узды.

Шушы вакыт эчендә Татарстан Республикасы киләчәккә омтылучы алдынгы республика буларак дөньяга танылды. Шунысы аеруча кадерле: республикада яшәүче халыкларның бер-берсенә карата толерантлы булуы саклап калынды. Сәяси һәм иҗтимагый стабильлек, төрле милләт һәм конфессияләр арасында тынычлык һәм дуслык – Татарстанның суверенитет юлында иң зур казанышы дип әйтер идем. Шуңа күрә Республика көне аның барлык күпмилләтле халкының уртак бәйрәме.

Республика уңышлары безнең район тормышында да чагылыш таба.

Республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл клублары, спорт һәм сәламәтлек саклау объектлары төзелә һәм ремонтлана, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә, юллар салына. Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. 

Авыл җирлекләрендә социаль әһәмияткә ия программаларны тормышка ашырып, тыныч һәм имин республикада яшәү мөмкинлеген тәэмин иткән Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннихановка, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетына барлык райондашлар исеменнән рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбыз, республикабызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. 

Бәйрәм белән котлап, Татарстаныбызга, районыбызга яңа уңышлар, халкыбызга матур киләчәк телим. Үзебез сау-сәламәт, дөньялар тыныч булсын.


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген, 2022 елның 29 августында Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәге мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүгә багышланган тантаналы чара узды. Анда район башлыгы Ф.М.Хөснуллин, Конкурста җиңүчеләр - Рангаз авыл җирлеге башлыгы А.Р.Шәрипова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Н.И.Сахуриев катнашты. Рангаз һәм Сарман авыл җирлекләренең башкарма комитетларына җиңел автомобильләрдән ачкычлар тапшырылды.


28
август, 2022 ел
якшәмбе

Вилдановлар гаиләсенең алтын туйлары

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин урып-җыю кампаниясенең чираттагы биш көнендә җиңүчеләрне бүләкләде.


27
август, 2022 ел
шимбә

Бүген Анак авылында «Авылыма кайтып барам…» дип исемләнгән авыл бәйрәме үтте. Аны Яхшыбай авыл клубы мөдире Әлфия Сираева һәм чыгышыннан Анак авылыннан булган район үзәк китапханәсе библиографы Гөлнур Мадьярова оештырдылар.

Бүген Чураш авылында әфганчы Илшат Дәүләтшин яшәгән йортка мемориаль такта кую тантанасы үткәрелде.

Анда район оешмалары вәкилләре, әфганчының авылдашлары, якыннары, районда яшәүче һәм күрше-тирә алты районнан әфган сугышы ветераннары һәм башкалар катнаштылар.

Тантанада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева сәламләделәр. Очрашуда Илшат Дәүләтшин турында хатирәләр яңартылды, әфган сугышы турында җырлар яңгырады, батыр бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Әфганчылар шулай ук батыр кабере, җирлекнең илебез азатлыгы өчен яуда һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл янында булдылар, батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Бүген Сөлек авылында әфганчы Зәки Габдрахмановны искә алдылар, ул яшәгән йортка мемориаль такта куйдылар.   Тантанада район оешмалары вәкилләре, әфганчының якыннары, дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары, күрше-тирә алты районнан әфган сугышы ветераннары, районда яшәүче әфганчылар һәм башкалар катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International