Бүген Җәлил посёлогында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән хәйрия акциясе булып узды. ООО «УК «ГранаТ-Стан Групп» Шаймиев Т.А. исеменнән булачак беренче сыйныф укучыларына барлык җиҺазлары белән мәктәп сумкалары тапшырылды. Балаларның әти-әниләре күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.
2019 елда Татарстан Республикасы архив хезмәте «Ядкәр» генеалогик порталы проектын башлап җибәрде. Проектның асылы - милләтенә һәм диненә карамастан, Татарстан территориясендә туган һәр гаиләнең нәсел шәҗәрәсен булдыру һәм аны «Ядкәр» порталына урнаштыру.
25 нче августта Сарман муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең еллык август конференциясе булып узды. Конференция барышында узган уку елына йомгак ясалды, яңа уку елына максатлар куелды. Моннан тыш, безнең коллегалар мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.
Бүген Җәлил посёлогында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән хәйрия акциясе булып узды. ООО «УК «ГранаТ-Стан Групп» Шаймиев Т.А. исеменнән булачак беренче сыйныф укучыларына барлык җиҺазлары белән мәктәп сумкалары тапшырылды.
Булачак беренче сыйныф укучыларын Җәлил шәһәр тибындагы поселок муниципаль берәмлеге башлыгы Каримов Р.А. һәм Җәлил 2 нче санлы урта мәктәбе директоры Ильдаров А.И. котладылар.
Балаларның әти-әниләре күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр. Балаларның чын күңелдән шатлануы – иң зур бүләк!
Җәлил посёлогы башкарма комитеты
Бүген Җәлил мәдәният йорты агитбригадасының бер төркеме механизаторлар алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.
2022 елның 26 августында 5 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Сарман районындагы профилактика бүлеге начальнигы Ситдыйкова А.Р. Балалар уен формасында юл куркынычсызлыгы турындагы төп белемнәрне, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар, юл өлешендә уяу булырга өйрәнделәр. Чара ахырында балалар бүләкләр алды.
Бүген Сарман мәдәният йорты агитбригадасы төркеме "Нөркәй" агрофирмасы кырларында алдынгыларга ярдәм итү һәм аларның яхшы кәефен күтәрү өчен механизаторлар алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.
Бүген Сарман авылында авыл хуҗалыгы техникасы 8, 10, 14 йортлары ишегалдында "Күршеләр - иң якын кешеләр" ишегалды бәйрәме узды. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, эшлекле катнашулары һәм “Безнең ишегалды” Президент программасын гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Чара концерт номерлары, уеннар, мастер-класслар белән дәвам итте.
Бүген Сарман авылында авыл хуҗалыгы техникасы 27, 28, 29 йортлары ишегалдында "Безнең ишегалды - игелекле күршеләр" ишегалды бәйрәме узды. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, эшлекле катнашулары һәм “Безнең ишегалды” Президент программасын гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Чара концерт номерлары, уеннар, мастер-класслар белән дәвам итте.