ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2022 ел
җомга

Әлмәт авыл җирлегендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Мортыштамак авыл жирлеге территориясендәге ял паркын җыештыру

            Менә тагын 07.07.2022 көнне күңел ачтык. Ул көн матур, киче - тагын да матуррак булды. Әллә сагынып көткән җәй килде инде...
                Шундый матур кичтә Җәлил поселогы кешеләре өчен Сарман районы мәдәният йорты артистлары зур концерт күрсәтеп, күңелебезне ачтылар. "Татнефть" генераль директоры Маганов Наил Өлфәт улы тәкьдиме белән "Культурная среда" кысаларында үткән бу концерт чын-чынлап бәйрәм булды. Абыйлы, сеңелле Галиевлар, Алмаз белән Алина, әгәр кирәк булса, икесе генә дә зур концерт куя алалар, билләһи! Аларга сокланмаган кеше калмагандыр. Алина аяк авырта дип тормаган, килгән. Үзенең матур җырлары белән бер сокландырса, абыйсы Алмаз белән парлап чыгыш ясаулары, шаян җырлары кабат кабат карап та туйдырмый торган булып, көчле алкышларга күмелде. Пар аккоштай йөзгән биюче кызлар Рәилә белән Ләйсән чыгышларын
да, Алия белән Ландышның моңлы җырларын да бик яраттык. Абдуллин Рәфәт җырлап та куя соң. Ул моң, ул тавыш! Өйгә кайткач та җыры күңелдән китмәде. Таһирҗанны баянчы буларак күптән белә идек, ул әле театр артисты да икән. Алып баручы Гүзәлия сүз остасы шул, матур сөйләп бер шаккатырса, шаян рольләре белән гел аптырашта калдырды. Шушы кадәр артисларны туплаган, җыеп алып килгән Гөлүсә Галиевага да бик зур рәхмәт. Кызларга, егетләргә иҗат уңышлары һәм тагын килүләрен теләп саубуллаштык.

                                                               Ветераннар советы председателе Мингазова А.Г.

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәт итеп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Мәхәббәт, тугрылык , татулык билгеләре элек-электән ныклы гаилә нигезе булып санала. Шундый үрнәк гаиләләр бу кыйммәтләрне буыннан-буынга күчерә, матур яшәү өлгесе итә.

8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Залаков исемендәге район ял паркында «Гаилә – бәхет ачкычы»дип исемләнгән тантаналы чара узды. Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев район халкын һәм кунакларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Бу матур көнне 50 ел бергә гомер иткән, җәмгыятькә лаеклы өч бала тәрбияләгән Мөдәрис һәм Рәсимә Сәлаховлар гаиләсенә иҗтимагый бүләк - «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медале тапшырылды.

 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм концерты

Һәрберебез тормышында иң мөһиме-гаилә! Гаилә-ул мәхәббәт, тугрылык һәм игелек учагы, ул-безне гомер буе әйләнә-тирәдәгеләр, ул-мәхәббәт, аңлау һәм игелеклелек атмосферасы

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче номерлы районара инспекциясе Россия Федерациясе территориясендә базарларда намуссыз тәртипне булдырмау буенча Федераль салым хезмәтенең тармак проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, дип хәбәр итә. Проектның максаты-контроль – касса техникасын кулланып теркәлә торган керемне арттыру (алга таба-ККТ), һәм шуның нәтиҗәсе буларак, ваклап сату базарларының яшерен әйләнешен киметү хисабына бюджет керемнәрен арттыру һәм бизнесны алып баруның тигез, конкурент шартларын булдыру.

Хөрмәтле райондашлар!

         Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм!

         Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен гамәлгә кую идеясе 2008 елда туды. Шул елдан башлап Россия Федерациясенең социаль-мәдәни инициативалар фонды башлангычы белән бу көн ел саен 8 июльдә  билгеләп үтелде. Быел исә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, гаилә кыйммәтләрен саклап калу мәсьәләләренең мөһимлеген исәпкә алып, 2022 елның 28 июнь 411нче санлы Указы белән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми бәйрәм дип игълан итте.

         Гаилә – һәр кешенең тормышында иң мөһим нәрсә. Гомер-гомергә гаилә дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе булган. Ул бер–беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан яшь буынга мәңгелек кыйммәтләребез күчә, туган илгә мәхәббәт тә гаиләдән башлана.

Үрнәк гаиләләр безнең районыбызда бик күп, алар зур ихтирамга лаек. Бу гаиләләр арасында 50, 55, 60, 65 ел бергә гомер итүчеләр бар. Алар тормыш юлыннан ярты гасырдан артык бергә атлыйлар, балалар үстереп, бүгенге көндә балалары, оныклары-оныкчыклары хөрмәтендә яшиләр.

Гаиләләребез ныклы булсын, яңа гаиләләр туып торсын, балалар дөньяга килсен. Балалар – безнең киләчәгебез. Республикабыз җитәкчелеге тарафыннан яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү программалары тормышка ашырыла. Моның өчен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка рәхмәтебез зур.

Хөрмәтле райондашлар, тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итәм. Гаиләләрегезгә тигезлек, татулык, тынычлык, сәламәтлек телим. Илләр имин, гаиләләрегез нык булсын!

Җәлил сәнгать мәктәбе педагогларын балалар зур түземсезлек белән көттеләр һәм аларны иске дуслар кебек каршы алдылар. Бу гаҗәп тә түгел, рәсем ясауның бәйләнчек фикерләрдән аерылырга ярдәм итүен һәркем белә, сабыйлар һәм аларның әти-әниләре өчен чын терапия булып хезмәт итә. Борынгы заманнарда элек кешенең бармак очларында күзләре булган риваять бар иде. Күпләр кул аша бармак очлары аша меридианнар, ягъни бер каналдан икенчесенә күчеп, энергия ага торган серле каналлар узуын белә.

Әйдәгез, традицион булмаган рәсем ясау техникасы турында сөйләшик. Нәкъ менә традицион булмаган рәсем ясау техникалары мәҗбүрсезлек, ачыклык атмосферасын тудыралар, инициативаны, мөстәкыйльлекне үстерүгә ярдәм итәләр, балаларның эшчәнлегенә карата эмоциональ - уңай мөнәсәбәт тудыра. Ул балаларны шаккатыра һәм сокландыра, аларда начар яки яхшы эшләр була алмый, һәр баланың эше индивидуаль һәм кабатланмас.

Рәсем ясау барышында балалар фикер алышырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. Аларның сүзлек запасы баета.

Сынлы материал белән эшләгәндә, уңышлы чәчәк бәйләмнәре табып, рәсемдәге предметларны танып, балалар канәгатьләнү ала, аларда уңай эмоцияләр барлыкка килә, гәүдәләнеш эше көчәя.

"Пуантилизм"дигән исем алган техника бар.

«Пуантилизм» сүзе Француз сүзеннән килеп чыккан ,бу «нокта»дигәнне аңлата.

Педагоглар балаларны яңа рәсем ясау техникасы белән таныштырдылар. Эш тәртибен аңлаттылар. Балалар зур түземсезлек һәм зур куаныч белән иҗади процесска керештеләр.

Балалар тулы һәм чын-чынлап бәхет белән китте. Барысы да шулкадәр кызык һәм аңлаешлы булды.


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International