Яшь гаиләләргә ярдәм итүгә, районда туучылар санын арттыруга һәм бала тууга бәйле чараларны гамәлгә ашыру максатларында, Алмаз һәм Адилә Хәкимовларның уллары - Эминнең Әтиләр көнендә тууы уңаеннан Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады һәм балалар коляскасын сатып алу өчен, сертификат бүләк итте. Котлауларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Җәлил бистәсе башлыгы Рәфыйк Кәримов та кушылдылар.
Шәрләрәмә авыл җирлеге хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә уздырылган ярминкәдә катнашты
Сарман муниципаль районының МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында Яшь педагогларның традицион слеты узды.
Хөрмәтле суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Суд приставы көне белән котлыйм.
Суд приставлары хезмәте - бик мөһим һәм катлаулы, ул сабырлык, кешелеклелек таләп итә. Гражданнарның законга ышанычы һәм дәүләт абруе суд приставларының уңышлы һәм намуслы эшенә бәйле.
Сез үзегезнең белемегезне һәм тәҗрибәгезне законга хезмәт итүгә, гражданнарның конституциячел хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга багышладыгыз.
Хезмәтегез өчен рәхмәтнмне белдерәм һәм җаваплы эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим.
Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында көз бәйрәме узды. Бу - балаларга көз турындагы күзаллауларны ныгытырга ярдәм итә торган бәйрәм. Көз гүзәле беркемне дә игътибарсыз калдырмады, ә балалар аны кадерле кунак кебек - җырлар, биюләр белән каршы алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Бүген Бөгелмә шәһәрендә узган "Мәктәп бизнес-старты" республика проектыннан бездә искиткеч яңалыклар бар. Беренче урынны бу юлы роботлар командасы алса да, безнең "Хәзинә остаханәсе " үзенчә балкыды.
МБГББУ "Җәлил гимназиясе"ндә «Лапки-Царапки» приютындагы хайваннарга ярдәм итүгә багышланган искиткеч хәйрия акциясе узды.
Халык Бердәмлеге көне алдыннан 8нче сыйныф укучылары «Данлы традицияләр варислары» дигән квестта катнашты.
4 ноябрьдә безнең илебез Халык Бердәмлеге көнен билгеләп үтә. «Беренчеләр» хәрәкәте, «Җәлил 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» МБОУ активчылары, тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдрахманова Э.Ш. белән бергә, Халык Бердәмлеге көненә багышланган «Мәдәният марафоны» дип аталган Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбыз өчен гуманитар йөк формалаштыру дәвам итә. Бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Сарман районы буенча Дәүләт комитеты шулай ук үз өлешен кертте – гуманитар ярдәм җыю пунктына озак саклана торган азык-төлек пайкаларын тапшырды.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гуманитар ярдәм җыюны югары бәяләде.