Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Даулы Болын мәйданында киңәшмә үткәрде.
27 май көнне Ижау шәһәрендә пляж волейболы буенча төбәкара турнир булып узды, 2006-2007 елгы, 2008-2010 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында Сарман районы командасын 12 спортчы, шәһәр тибындагы поселокның волейбол бүлеге тәкъдим итте. Җәлил беренче санлы спорт мәктәбе.
30.05.22 көнне Җәлил поселогында "Тырыш" чишмәсендә чираттагы өмә булып узды. Бу юлы жыештыру эшлэрен Җәлил 6 нчы һәм 7 нче санлы балалар бакчасы хезмәткәрләре алып барды. Фоторәсемнәр буенча купме чүп җыелганы ачык күренә.
Җәлил поселогында яшәүчеләргә һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: "Әйдәгез, табигатьнең матурлыгын һәм байлыгын саклыйк! Чүпләмэгэн жирдэ чиста!"
Җәлил 6 нчы һәм 7 нче санлы балалар бакчасы хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Жәлил поселогы башкарма комитеты
Бүген район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының XII утырышы булды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе! Бу-аерылышулар горурлыгы, яңасын көтүе, баланың беренче чиге, беренче нәтиҗәләр ясау, мәктәп тормышына аяк басуны көткән уңышларны һәм казанышларны аңлау. Аны балалар һәм өлкәннәр нинди түземсезлек белән көтә, аңа әзерләнәләр. «Бәйрәм " сүзе балалар тарафыннан гадәти булмаган, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп кабул ителә, чөнки ул һәрвакыт әкият һәм могҗизалар белән очрашу, ә балалар бакчасы белән хушлашу бәйрәме - соңгы мәктәпкәчә балалар бакчасы, ул гомер буена якты һәм истә калырлык булырга тиеш.
28 май көнне Сарман авылы сәнгать мәктәбе бинасында. Илһам Шакиров Россия эшмәкәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы район эшмәкәрләрен котлады, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды .
28 майда Чик сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Чик буе гаскәрләре көне белән тәбрик итәм.
Кайчандыр үзенең хәрби бурычын үтәп кайткан барлык ветераннарны да, хәзерге вакытта хезмәт итүче егетләребезне дә әлеге бәйрәм белән тәбриклим. Суда, һавада, коры җирдә илебез чикләрен саклаучылар безнең армиябезнең әһәмиятле өлеше булып тора. Сезнең уяулык һәм намуслы хезмәтегез – чикләрнең ныклыгын һәм кешеләрнең тынычлыгын тәэмин итә. Бүген дә хезмәттәгечә дус, бердәм сез. Авырлыклар каршында югалып калмыйча, чын ирләрчә, матур тормыш алып барасыз. Актив гражданлык поцизиясендә булуыгыз өчен, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлешегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Барыгызны да котлап, сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телим. Бүгенге көндә үзләренең хәрби бурычын үтәүче барлык якташларга, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә дә исән–сау туган якларына әйләнеп кайтырга язсын. Елларыбыз имин, чикләребез һәрчак тыныч булсын.
Бүген 5-8 сыйныфлар арасында хәрби-спорт уены “Аҗаган - 2022” үткәрелде. Командалар 13 станция аша үтеп, үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, оешканлыкларын күрсәттеләр. Ә станцияләрдә аларны – инструкторлар – өч мәктәпнең 10 сыйныф егетләре – хәрби-кыр укуларында катнашучылар көтте.
Бүген Сарман районында зур габаритлы каты коммуналь һәм төзелеш калдыклары белән эш итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.