Консультация-кисәтү
метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
сәгать 6дан. 18 сәгатькә кадәр. 5 май 2022 ел.
2022 елның 5 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
2022 елның 30 апрелендә Җәлил бистәсендә ярминкә узды, анда агрофирмалар, фермерлар, шәхси хуҗалыклар, авыл җирлекләре җитештергән продукция тәкъдим ителде.
Ярминкәдә халык күп иде, барлык товарларга ихтыяҗ зур булды. Күп санлы сәүдә пунктлары, җәмәгать туклануы предприятиеләре эшләде. Җирле халык һәм бистә кунаклары ит, бал, сөт продукциясе, яшелчәләр, ярмалар һәм башка товарлар сатып ала алдылар.
Халык өчен бу кулай бәяләрдән фермер продуктлары сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек.
Районның һәр авыл җирлеге, бистәнең белем бирү учреждениеләре үзләре җитештергән һәм җитештерелгән товарлар күргәзмәсе оештырдылар.
Әгәр финанс оешмасы үз клиентының – физик затның, финанс хезмәтен кулланучының мөлкәти таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, нишләргә?
Судлар күбрәк түгел катнаша дәгъва кулланучылардан финанс хезмәтләре белән шикаятьләр белән финанс оешмалары. Сүз «финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында»Федераль закон нигезендә судка кадәр тәртиптә җайга салынырга тиешле бәхәсләр турында бара. Аның нигезендә, күпчелек очракта, судны финанс оешмасына бирер алдыннан, финанс вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шәрләрәмә авыл жирлеге Сарманда һәм Жэлил поселыгында уздырылган ярминкэлэрдэ катнашты.
Шэрлэрэмэ авыл жирлегендэ зиратларда омэлэр утте.
Шэрлэрэмэ авылында авыл халкы коче белэн зиратка койма тотылды.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2022 елның 4 маенда 06 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр
Районыбыз Башлыгы Фәрит Хөснуллин барлык дин кардәшләрне Ураза Гаете белән тәбрикләде.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән изге Ураза гаете белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм ислам динен тотучы халыкларның матур сыйфатларын, тарихи традицияләрен һәм милли гореф-гадәтләрен чагылдыра. Элек–электән мөселманнар үзләренең изге теләкләрен, туган якларында тынычлыкка, үз йортындагы татулыкка өметләрен шушы бәйрәм белән бәйләгәннәр. Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, районыбыз тормышында актив катнашып, халыкара һәм конфессияара дуслык традицияләрен ныгытуга, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүегез, мәңгелек кыйммәтләр, рәхим-шәфкать, игелек, мәрхәмәт кебек асыл сыйфатларны халыкка вакытында җиткереп яшәвегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Ураза Гаетенең шифалы догалары һәр мөселман кешесе күңеленә үтеп, тоткан уразаларыбыз кабул булып, биргән сәдакаларыбыз саваплы булсын, изге ниятләребез тормышка ашсын. Рамазан аенда башкарган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын, Аллаһы Тәгалә иминлек һәм аяз күк йөзе насыйп итсен иде. Изге бәйрәм көнендә һәр йортта шатлык булсын, дип телим. Ураза бәйрәме күңелләргә тынычлык, ышаныч алып килсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм мул тормыш телим. Ураза гаете мөбарәк булсын!
1 май көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы коллективы беренче май митингына чыкты. Барыгызны да Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз!