Чистарту, төзекләндерү икеайлыгы кысаларында экологик өмәләр
Семинар традицион рәвештә кунакларны сәламләү белән «Данс» өстәмә белем бирү түгәрәгендә тәрбияләнүче балалар башкаруында бию номеры белән башланып китте. Семинар барышында «яшь спортчылар» мәктәпкә әзерлек төркемендә белем бирү эшчәнлеге, иртәнге гимнастика, белем бирү эшчәнлеге видеофрагментлары һәм режимлы моментлар тәкъдим ителде. Педагоглар мастер-класслар барышында үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар ахырында педагоглар түгәрәк өстәл артында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Семинарда катнашучылар мондый очрашуларның эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга гына түгел, педагогларның профессиональлеген үстерүдә дә зур роль уйнавын билгеләп үттеләр. Семинарга йомгак ясаганда педагоглар чараның хуҗаларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр, семинар темасы буенча фикерләре белән уртаклаштылар. Семинар 4нче «Кызыл Калфак» балалар бакчасы педагоглары башкаруында черлидинг элементлары белән эшләнгән музыкаль композиция белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Президентынын бүләкләрен һәм котлау открыткаларын Бөек Ватан сугышы ветераннарынын тол хатыннарына тапшыру.
Бүген татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайның тууына 136 ел. Район мәгариф учреждениеләре укучылары катнашында "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән шигъри бәйге булып узды.
Бүген Сарман урта мәктәбе базасында физика буенча 7-8 сыйныф укучылары арасында "ЭРУДИТ" бәйгесе узды.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Түбән Новгород шәһәрендә уза торган «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәләре секретарьлары форумында катнаша.
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Безнең "Әкият" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әти-әниләр белән берлектә "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар. Йомгаклау чарасы буларак, "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.
Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.
26 апрель көнне "И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет өстәмә белем учреждениясендә Г.Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган "Г.Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт" дип исемләнгән конкурска нәтиҗәләр ясалды
Бөек җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, маршрут нигезендә, «Без – 41 ел балалары» исемле фильм күрсәтелә.
2022 елның 26 апрелендә Җәлил балалар сәнгать мәктәбендә.М.Г. Юзлибаев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган мәдәни-массакүләм чара узды.