Санитар-экологик икеайлык кысаларында Карашай-Саклау авыл җирлегендә өмәлэр дэвам итэ.
Югары Чыршылы авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылдылар.
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында балалар һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау максатыннан "Минем әни-Автоледи" бәйгесе узды. Анда өлкән төркемдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әниләре катнашты. Бәйге кызыклы биремнәр белән үрелеп барды. Сарман районының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы җитәкчесе Ситдикова А.Р. барлык әниләр дә "Автоледи" исеменә лаек дип санады. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Балалар һәм ата-аналар канәгать калдылар.
27 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Моңлы дөнья» I Халыкара фольклор фестиваль-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Бүген икенче санлы Җәлил мәктәбендә укучылар килгән кунаклар белән берлектә кешене кеше итеп яшәткән, аның күңелен, тормышын баеткан, бәхетле итә алган рухи кыйммәтләрне барладылар.
2022 елның 28 апрелендә Сарман муниципаль районының Сәләтле балалар слеты булып узды. Слетта республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының җиңүчеләре, призерлары катнашты. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин җиңүчеләргә 10 000 сум, призерларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга 5000 сум күләмендә район башлыгы грантын тапшырды. Шулай ук районның уңай имиджын булдырып, социаль активлык күрсәткән укучылар һәм иҗат берләшмәләре дә бар иде. Аларга 1000 һәм 3000 сумлык сертификатлар тапшырылды. «Алтын Пельмешкәләр» КВН командасына һәм «детвора» балалар телевидениесенә Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бүген Җәлил бистәсендә 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары янгын сүндерү бүлегендә экскурсиядә булдылар. Хезмәт буенча җитәкче урынбасары Исламгулов Илнур Ирек улы машиналарның билгеләнүе турында сөйләде һәм аларның ни белән комплектланган булуын күрсәтте. Балаларга янгын сүндерү өчен нинди янгын сүндерү-техник җиһазлары кирәклеген, төрле ситуацияләрдә ярдәм күрсәтү өчен махсус җиһазлар, киемнәр күрсәттеләр. 32 нче янгын-коткару бүлеге инспекторы Шаймөхәммәтова Рузилә Ринат кызы балаларга янгын сүндерү җайланмалары турында сөйләде һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр таратты. Балалар экскурсиядән бик күп уңай тәэсир алдылар. Чөнки алар күп кенә яңалык белделәр, янгын сүндерүче каскасын киеп карадылар, янгын сүндерү машиналары кабиналарында утырдылар. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә шушы экскурсияне оештырган өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
26 апрельда, Җәлил мәдәният сараенда “Тукай – безнең йорәкләрдә!” – дип исемләнгән әдәби-музыкаль мәдәни чара узды.
27 апрельдә Русиядә "Изге Георгий тасмагы" акциясе старт алды. Георгий тасмасы - безнең өчен Бөек Җиңүне яулап алган кешеләргә хәтер символы һәм рәхмәт билгесе. Барлык төбәкләрдә, барлык шәһәрләрдә, 9 майга кадәр волонтерлар миллионлаган кара һәм кызгылт тасмалар таратачак.
"Форпост" отряды активистлары акциягә кушылды, узэк урамнарда тасмалар таратты. Гомумән алганда, Сарман муниципаль районы 3000 тасма таратуны планлаштыра.
“Йолдыздан сибелгән энҗеләр”
китап күргәзмәсе