Чистарту, төзекләндерү икеайлыгы кысаларында Әлмәт авыл җирлегендә экологик өмәләр дәвам итә
"Сарман гимназиясе"нең 10 сыйныф укучысы Абдиева Алсу Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм КФУ белән берлектә уздырыла торган тарихи-мәдәни "Тархан" конкурсының IV сезон уенының ярымфинал этабында жиңү яулап, финалга үтте. Финал Камал театрының яңа бинасында үтәчәк. Алсуга уңышлар һәм жиңү теләп калабыз. Укытучысы: Загирова К.А.
"Татарстан Республикасында агрокласслар системасын үстерү" проекты кысаларында Сарман МР агрокласслары укучылары һәм "Агрокласс" проектының муниципаль кураторы (Сарман МР мәгариф бүлеге методисты) Әхмәтшина Р.Р. 2025 елның 15 апрелендә Агрокөч - холдинг: Агрокөч-сервис һәм Агрокөч - МПК предприятиеләренә бардылар. Танып-белү экскурсиясен оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Н.И. Сәхуриевка һәм Агрокөч-холдинг җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
15 апрель көнне 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында мәктәп футбол лигасының муниципаль этабы булып узды. Сарман гимназиясе җыелма командасы югары дәрәҗәдәге уен, команда рухы һәм үҗәтлек күрсәтеп, үз төркемендә 2 урынны яулады!
15 нче апрель көнне "Җәлилче" футбол манежында Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 2011-2012 нче елгы яшүсмерләре арасында 2024-2025 нче елгы "Мәктәп футбол лигасы" ярышларының муниципаль этабы узды.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә “ЭКОяз” акциясе кысаларында өмә үткәрелде. Бу территорияне җыештыру гына түгел, ә уртак йортыбыз турында кайгырту бәйрәме булды.
7 нче санлы «Ләйсән» балалар бакчасының хезмәткәрләре экологик икеайлыкта катнашалар.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Ф.Г. Сафин исемендәге «Старт» чаңгы базасы территориясендә подряд оешмалары вәкилләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә янкорманы төзеп бетерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
"Татарстан Республикасында агрокласслар системасын үстерү" проекты кысаларында Сарман МР агрокласслары укучылары (9 класс) һәм "Агрокласс" проектының муниципаль кураторы (Сарман МР мәгариф бүлеге методисты) Әхмәтшина Р.Р. 2025 елның 15 апрелендә Агрокөч - холдинг: Агрокөч-сервис һәм Агрокөч - МПК предприятиеләренә бардылар.
1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасының хезмәткәрләре экологик икеайлыкта катнашалар.