"Творчество без границ" проекты Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. Беренче катнашучыларыбыз – Сарман гимназиясенең коррекция сыйныфы укучылары булды. Алар өчен без биш дәрес үткәрдек. Бу дәресләрдә балалар рамада үрүнең яңа техникасына өйрәнделәр. Һәр бала үз куллары белән матур, уникаль келәмчекләр ясады.
Бүген Сарман гимназиясенең 9 сыйныф укучылары өчен Җәлилчеләрнең батырлыгына багышланган чара узды. Якташыбыз, легендар дәһшәтче Зиннат Хасанов та аларның сафында сугышкан. Укучылар каһарманның тормыш юлы һәм фидакарьлеге турында тыңлады. Яшь буын Ватан тарихын онытмасын!
7-8 апрель көннәрендә Сарман урта мәктәбендә «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы булып узды.
4 апрельдә узган турнир Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләреннән 300 гә якын иң көчле атлетны берләштерде.
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәме узды.Башта балалар бу бәйрәмнең фольклор йолалары турында тыңладылар. Ботка әзерләнгән арада күңел ачтылар: табышмаклар әйтештеләр, яз турында шигырьләр сөйләделәр, «Яулык бир», «Йөзек» кебек милли уеннар уйнадылар. Уеннардан соң барысы да тәмле карга боткасы белән сыйланды. Әлбәттә, ботканы җиргә, күккә, суга һәм каргаларга калдырырга онытмадылар.
"Җәлил гимназиясе"нең һәм Яшь техниклар станциясенең өстәмә белем бирү педагогы Асылшәрипова Рүзилә Айрат кызы Әлмәттә «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясады.
7 нче апрель көнне «Җәлил гимназиясе» ндә базасында Сарман районы математика укытучыларының методик берләшмәсе семинары булды. Чарада район мәгариф учреждениеләреннән математика укытуның сыйфатын күтәрү һәм алдынгы тәҗрибә уртаклашу белән кызыксынучы педагоглар катнашты.
осмонавтика көне алдыннан «Җәлил 1 нче урта мәктәбе» МББУда директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе Габдрахманова Эльмира Шәүкәт кызы «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары белән берлектә Россия Орлятлары 🪽өчен мавыктыргыч осталык дәресе оештырды. Балалар чын космик сәяхәткә юл алды!
7 нче апрель көнне, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, МБГББУ «Җәлил гимназиясе»ндә укытучылар өчен махсус оештырылган гадәти булмаган чара — иртәнге зарядка үткәрелде.
7 нче апрель көнне 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында «Барыбыз өчен дә сәламәтлек! " девизы астында Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелде. Көн дәвамында балалар белән спорт уеннары, эстафеталар һәм сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр үткәрелде. Бу чара балаларда сәламәт булып үсәргә теләк тәрбияли.