ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәткә чакыра.

Полициядә хезмәт итү - киләчәккә ышаныч!

Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Терешкова ур., 4 й. Тел.:8(85559) 2-47-51, 2-49-02, 2-47-30, 8(843) 2912-976.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин юбилярны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Котлау сүзләренә шулай ук Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделкаюм улы Габделгазизов, Сарман районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Мирзаһит кызы Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Зөфәр кызы Мөхлисуллина да кушылды.

Рафаэль Харрасович исеменә күпьеллык намуслы хезмәте, район үсешенә керткән зур өлеше һәм актив тормыш позициясе өчен җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.

 

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Сарман районы Казначылык Департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе Лилия Әсгать кызы Динмөхәммәтова юбилеен билгеләп үтә. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Лилия Әсгать кызын матур датасы белән котлады, ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм теләде.

Лилия Әсгать кызы күпьеллык намуслы хезмәте, районның финанс-икътисадый бурычларын хәл итүгә керткән өлеше өчен Сарман районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


27
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында «Көзге фантазияләр»дип исемләнгән  күргәзмә уздырды. Әти-әниләр,балалары белән бергәләп, бик матур эшләр тәкъдим иттеләр. Һәр эштә һәр гаиләнең иҗади фантазиясе күзәтелә. Күргәзмә оештыруда балалары белән бергә актив катнашкан әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

"Өмет линиясе" - Татарстан һәм бөтен Россия халкы өчен тәүлек буе түләүсез психологик ярдәм хезмәте. Ул авыр минутларда кешеләргә ярдәм итү өчен булдырылган. Кайчан ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин?

Бүген, 27 октябрьдә, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советының икенче утырышы узды.

Көн тәртибенә Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү, Сарман муниципаль районы Советының даими комиссияләре составы һәм аларның рәисләрен раслау мәсьәләләре кертелде.

Депутатларның бертавыштан тавыш бирү юлы белән Фәндәс Әнәс улы Вәлиев Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.

Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гүзәл Рифкать кызы Гәрәева утырышта расланган даими комиссия составларын тәкъдим итте.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов, Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Рафинант улы Мостафин, шулай ук "Батырлар. Татарстан Геройлары" Сирин Кәбир улы Касыймов катнаштылар.

“Кояшкай” 1 нче санлы балалар бакчасы "Движение первых" пилот төркеме тәрбиячеләре педагоглар белән бергә "Сәяхәт башлана" дәфтәрләрендә эшләрен дәвам итәләр. 

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс комиссиясе утырышын уздырды. Конкурс комиссиясенә ике кандидатның документларын тапшырдылар:

Конкурс комиссиясенә документларны ике кандидат тәкъдим итте.

Комиссия әгъзалары: Салихов Җәүдәт Миргаҗәм улы – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы, Мостафин Айрат Рафинант улы – Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе, Шәяхмәтова Гөлназ Кәшиф кызы – район Советының оештыру эшләре бүлеге начальнигы урынбасары, Баһаветдинов Тәлгать Әсгать улы – район Башкарма комитетының юридик секторы мөдире – бертавыштан әлеге чарада катнашу өчен кандидатураларны хупладылар.

Бүген "Яшьлек" балалар сәламәтләндерү лагеры базасында  "Татнефть" ААҖ территориясенең икенчел ресурсларны аерым җыюны популярлаштыру максатыннан  2024-2025 нче уку елында оештырылган конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында республикабызда “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясе уза. Бу акцияга безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм әти-әниләр,  шулай ук бакчабыз хезмәткәрләре кушылдылар. Акция  Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм күрсәтү һәм сугышчан рухны күтәрү максатларында үткәрелә. Россия хәрбиләренә ярдәм итү өчен һәркем көченнән килгәнчә өлеш кертте.
#своихнебросаем


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International