ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2024 ел
җомга

Волонтер көне алдыннан "Җәлил Җиңү волонтерлары" 1 нче Җәлил мәктәбе җитәкчесе А.М. Асадуллина "Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йорты" укучылары белән бергә булдык, алар аралаштылар, открыткалар һәм күчтәнәчләр тапшырдылар, озак елларга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләделәр.


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Укучыларның игътибарын хәзерге җәмгыятьтә коррупция проблемасына җәлеп итү, укучыларның социаль активлыгын арттыру, коррупциягә каршы культура формалаштыру, укучыларның коррупциягә каршы көрәш проблемаларын өйрәнүгә юнәлдерелгән фәнни, иҗтимагый эшчәнлеген стимуллаштыру максатларында «Җәлил гимназиясе» ндә сыйныф сәгатьләре, шулай ук «Коррупциясез дөнья» муниципаль рәсемнәр конкурсының мәктәп этабы узды.

5 нче декабрьдә илебездә Россиянең Хәрби дан көне билгеләп үтелә. Нәкъ 82 ел элек, 1941 нче елның 5 нче декабрендә Мәскәү янында Совет Армиясенең контрһөҗүме башлана. 

2 нче А сыйныфында Л.Ф. Вәлиева җитәкчелегендә «Россия бөркете программасы» һәм «Орленок-Мастер» трегы кысаларында дәресләре узды.

Бүген, 05 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көне һәм игелек декадасы,  Гаилә елы кысаларында Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова Шәйхелмардан һәм Глүсә Ризатдиновларны бриллиант туйлары белән котлады.

Хайваннар турында кайгырту - үзеңне һәм "кечкенә дусларны" бәхетле итүнең бер ысулы.

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы да бу фикерне хуплый. Алар волонтерлык эшчәнлеген җәелдерү максатыннан "Дүртаяклы дусларга ярдәм" акциясендә катнашты. Укучылар һәм укытучылар  ярдәме  белән Алабуга шәхәрендә урнашкан приютка этләр, песиләр өчен кирәк - яраклар тапшырылды .

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин СВО зонасындагы хәрбиләребез янына баруын дәвам итә. Балалар аны үзләренең көнкүреше, яшәү шартлары белән таныштырдылар. Фәрит Мөнәвир улы һәркемгә районнан, аларның туганнарыннан, якыннарыннан, битараф булмаган якташларыннан, эшмәкәрләрдән, фермерлардан посылкалар тапшырды.

Балаларыбызга үз өлешләрен керткәннәрнең барысына да зур рәхмәт!

Иске Имән  һәм Сарысаз-Тәкермән авылларында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узды.

Мортыш Тамак авылында Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм узды. Кунаклар концерт карадылар һәм тәмле чәй эчтеләр.

Сарман районы ирекле хәрәкәтенең барлык вәкилләрен бәйрәм белән котлыйм.

Хөрмәтле волонтерлар, Сез ел әйләнәсендә башкарган мөһим һәм файдалы эшләр өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International