Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Сез хезмәтегез белән буыннан-буынга күчүче кыйммәтләрне - туган тел һәм әдәбиятны, гореф-гадәт, йолаларны һәм мирасны саклыйсыз, безнең кече Ватанның мәдәни һәм рухи көчен үстерүгә ярдәм итәсез. Сезгә хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Җырларда җырланган Сарман данын данлауда, Илһам Шакиров, Зөһрәләр салган якты, моңлы сукмактан атлаучылар санын тагын да арттырырсыз, дип ышанам.
Барлык мәдәният хезмәткәрләренә, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, зур иҗади җиңүләр, бетмәс-төкәнмәс илһам, барлык башлангычларда һәм иҗатта уңышлар телим.
Бөтендөнья театр көне алдыннан МБГББУ "Җәлил гимназиясе"ндә традицион "Театр һәм балалар" конкурсы узды. 23 нче мартта узган чара сәхнә сәнгате белән мавыгучы югары сыйныф укучыларын берләштерде.
23 нче март көнне МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ндә шефлыкка алынган 6 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән җылы һәм иҗади очрашу узды. 3 нче А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Х.М. Ихсанова белән берлектә нәниләрне «Су анасы» татар халык әкияте мотивлары буенча театральләштерелгән тамашага чакырдылар.
Аязучан болытлы һава. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем, төнлә һәм иртән бозлавык. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, көнчыгышка күчү белән, төньяк-көнчыгыштан 2-7 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5, аязганда -8 кадәр. Көндез максималь температура +4..+8˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык, аерым участокларда көчле.
Нәүрүз - борынгыдан килгән матур йолаларның берсе. Ул язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Бүген безнең балалар бакчасында да Нәүрүз бәйрәме гөрләп, җырлап, күңел ачып үтте. Бәйрәмнең чибәр кунагы Нәүрүзбикә үзенең уеннары белән балаларның күңелләрен күрде. Көтмәгәндә килеп кергән Кыш бабай бәйрәмне тагын да җанландырып, ямьләндереп җибәрде. Кыш яз белән күпме генә тарткалашса да, хәле бетеп, үзенең урынын Нәүрүзбикәгә бирде. Бәйрәм иртәсе тәмле бүләк – мичтә пешкән коймаклар ашап тәмамланды. Мондый бәйрәмнәрне искә алып, күңелле итеп үткәрү үсеп килгән буынга үз халкының гореф-гадәтләрен күз карасыдай сакларга кирәклеген аңлатыр дигән өметтә калабыз.
Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсендә (Казан шәһәре, Б.Красная ур., 30 йорт, 2 кат, киңәшмәләр залы) 11.00 сәгатьтә. 2026 елның 25 мартында «санитария законнарының һәм чәчтарашханә һәм косметика хезмәтләре күрсәтүче оешмаларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарның төп таләпләрен үтәү мәсьәләләре. Йогышлы авыруларны профилактикалау." Киңәшмәдә катнашырга чәчтарашханә һәм матурлык салоннары җитәкчеләре, чәчтарашлар, тырнак сервисы, косметика осталары чакырыла. Вәкилләр Казанда семинар уздырыла торган урында (Б.Красная ур., 30 йорт, 2 кат, киңәшмәләр залы) катнашырга мөмкин. Трансляция түбәндәге сылтама буенча мөмкин булачак: https://rpntatar.ktalk.ru/wmi8y7gp7mxl.
«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы 2026 елгы конкурсны башлап җибәрү турында Карар кабул итте.
Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институты сезне 2026 елның 30 мартыннан 4 апреленә кадәр «үзеңне студент итеп тою» проектында катнашырга чакыра.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 28.12.2024 № 529-ФЗ Федераль законы белән юридик затларның бердәм дәүләт реестрына (ЕГРЮЛ) һәм индивидуаль эшкуарларның бердәм дәүләт реестрына (ЕГРИП) ОКВЭД кодлары турында белешмәләр кертү һәм чагылдыруның яңа тәртибе расланганын искә төшерә.