ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

«Партия десанты» кысаларында бердәмроссиялеләр халык программасының социаль әһәмиятле объектларындагы эшләрне контрольдә тота.

Бүген Сарман районына эш визиты белән җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Фоат улы Комаров һәм VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджи улы Гаджиев килде.

Бүген «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга егерме өч ел тулу уңаеннан гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров партиянең Сарман җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте.

Депутатка 9 мөрәҗәгать, «Сарман» район газетасына язылу, Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортын ремонтлау өчен төзелеш материаллары сатып алу, авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү челтәрләрен һәм автомобиль юлларын ремонтлау буенча федераль һәм төбәк программаларына ярдәм итү турында сораулар килде. Анда җаваплы затлар һәм Сарман муниципаль районы җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды. Депутат тиешле инстанцияләргә депутат запрослары җибәрәчәк һәм мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтеләчәк.

Бүген «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга егерме өч ел тулу уңаеннан гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев партиянең Сарман җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында депутатка коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль яисә төбәк программасына кертүдә ярдәм итү, авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү челтәрләрен һәм автомобиль юлларын ремонтлау турында сораулар килде.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә депутат тарафыннан эшкә алынды, консультацияләр бирелде. Депутат тиешле инстанцияләргә депутат запрослары җибәрәчәк һәм мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтеләчәк.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин СВО зонасындагы хәрбиләребез янына баруын дәвам итә. Балалар аны үзләренең көнкүреше, яшәү шартлары белән таныштырдылар. Фәрит Мөнәвир улы һәркемгә районнан, аларның туганнарыннан, якыннарыннан, битараф булмаган якташларыннан, эшмәкәрләрдән, фермерлардан посылкалар тапшырды.

Балаларыбызга үз өлешләрен керткәннәрнең барысына да зур рәхмәт!

3 нче декабрьдә Азнакай шәһәренең 2 нче "Теремок" балалар бакчасы базасында "Билингваль белем бирүдә уен технологияләре һәм алымнары" дип аталган региональ семинар- практикум узды. Семинар педагогик фәннәр кандидаты, доцент  УМК ның "Татарча сөйләшәбез", «Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү»  программалары авторы Зарипова Зифа Мирхатовна, Кидрячева Раушания Гайнулловна җитәкчелегендә  Азнакай, Бөгелмә, Сарман районнары, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре педагоглары катнаштында узды. Бу семинарда Җәлил бистәсенең 3 нче “Аленушка” балалар бакчасы педагоглары да актив катнаштылар - УМК буенча үзләренең авторлык уеннарын тәкъдим иттеләр.

Бүген  "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә  «Законнар һәм хокук» исемле интеллектуаль уен үтте.

Инвалидлар декадасы унаеннан башлангыч сыйныф укучылары китапханэгэ экскурсиядэ булдылар. Валентин Катаевнын "Цветок- семицветик" экиятенэ нигезлэнеп эшлэнгэн мультфильм карадылар. Соныннан мультфильмнын эчтэлеге буенча сорауларга жавап бирделэр, Женяга кинэшлэр бирделэр, төсле кэгазьдэн тылсымлы чэчэк ясадылар. Телэклэр тормышка ашсын өчен тырышырга, узенэ коч куярга , яхшылыклар эшлэргэ кирэк дигэн нэтижэгэ килделэр.

Бүген районыбызның 113 чыгарылыш сыйныф укучысы йомгаклау иншасы яза. Бу мәҗбүри һәм БДИга керү шарты булып тора.

2024 елның 27нче  ноябрләрендә Сарман гимназиясендә математикадан олимпиада узды. Анда 27 укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International