Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә 29нчы ноябрь көнне Әниләр көне уңаеннан "Директор янында төшке аш" исемле очрашу кичәсе булып узды. Мәктәп ашханәсендә уздырылган бу чарада һәр сыйныф укучыларының чыгышы әниләрне зурлауга мәдхия булып яңгырады. Кичә әниләрнең мәктәп коллективына , укучыларга рәхмәт сүзләре белән төгәлләнде һәм һәркемнең күңелендә , әйтеп бетергесез, җылы хисләр калдырды.
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн. Республика символы Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге №1314-XII карары белән расланган.
1. Татлы Яңа ел бүләгендәге азык-төлек продуктлары (кондитер эшләнмәләре, конфетлар һ.б.) ТР Таможня берлегенең «азык-төлек продукциясе куркынычсызлыгы турында»ТС 021/2011 техник регламенты таләпләренә туры килергә тиеш. Азык-төлек продукциясенә, махсуслаштырылган азык-төлек продукциясеннән тыш, ТР ТС 021/2011 таләпләренә туры килү турында декларация булырга тиеш. Азык үзенчәлекләре белән бәйле авырулары булган балалар өчен бүләкләр нозология нигезендә сайлап алына. Бүләккә махсуслаштырылган азык-төлек продукциясен керткәндә, аңа дәүләт теркәве турында таныклык булырга тиеш.
Патриотик тәрбия кысаларында МБББУ» Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Россия символикасы турында тематик әңгәмә узды.
Шул уңайдан районда да тантаналы чаралар үткәрелде. Сарманда уздырылган «Татарстан флагы – минем горурлыгым!» дип исемләнгән тантанада бәйрәм мәйданына иң элек дәүләт флаглары кертелде.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин якташларны бәйрәм белән тәбрикләде. Республикабызга багышланган җырлар яңгырады. Мәйдан аша дәүләт флаглары эленгән автомобильләр үтте.
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Татарстан Флагы — безнең горурлыгыбыз»дип исемләнгән класс сәгате үтте.
Чара барышында катнашучылар әлеге мөһим символның барлыкка килү тарихы, аны булдыручы һәм флаг төсләренең нәрсә аңлатуы турында белделәр. Очрашу азагында Ватан турындагы мәкальләр әйтелде, бу исә тарихны белү һәм Ватаныңны ярату кирәклеге турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде.
2024 елның 28 ноябрендә Сарман муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе А.А. Рогачевский катнашында Сарман муниципаль районы Җәлил бистәсендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән күчмә утырышы булды, интернет челтәрендә балалар һәм яшүсмерләрнең мәгълүмати иминлеген профилактикалау эше турында профилактика системасы субъектларының мәгълүматлары тыңланды.
28 ноябрь көнне Олы Нөркәй урта мәктәбендә тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләренең утырышы булды.
Карашай-Саклау авыл җирлегендә Әниләргә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.
2024 елның 22-23 нче ноябрьдә Сарман гимназиясендә физкультурадан олимпиада узды. Анда 33 укучы катнашты.