28 сентябрь көнне, Мортыштамак авылында тантаналы чара үтте. Сарман, Тукай, Мөслим, Актаныш, Минзәлә районнары һәм Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән килгән әфганчы егетләребез катнашында, алар ярдәме белән, авылыбыз егете Сәгъдәтуллин Равил Галимҗан улының якты истәлегенә багышлап мемориаль такта куелды.
30 сентябрь-Донецк һәм Луганск халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән берләшүе көне. Әлеге истәлекле датаны кертү турындагы карарны ил Президенты Владимир Путин кабул итте. Вакыйга 2022 елның 30 сентябрендә Россия составына яңа регионнарны кабул итү турында шартнамәләргә кул куюга туры килә.
28 нче сентябрьдә Казанда Татарстанның муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать эшләнмәләре республика ярминкәсе узды. Җәлил гимназиясе бу чарада актив катнашты. Ярминкәдә үз куллары белән эшләнгән продукция: бөртекле ашлык, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, металл һәм агач эшләнмәләре, камыр ризыклары, консервланган продукция, җиләк-җимеш-яшелчә продукциясе, бал, сөт продукциясе һ. б. тәкъдим ителде.
Бүген Сарман муниципаль районы Яр Чаллы шәһәренең яңартылган ярминкә мәйданчыгында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең товарларын тәкъдим итә. Теләүчеләрне коймак, кайнар чәй белән сыйлыйлар.
25 сентябрь конне Өлкәннәр декадасы уңаеннан "Автобабай", "Автоледи 55+" конкурсы үтте. Конкурс барышында өлкәннәребез юл йорү кагыйдәләрен искә тошерделәр һәм машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр.
Беренчелекне ир-атлар арасында Вәлиев Фирдәвес Госманович, 2нче урынны Талибуллин Рамиль Катифович, 3нче урынны Низамов Разин Шайхович яуладылар. Ханымнар арасында Мөхәммәдиева Венера Асгатовна беренче, Каримова Раушания Хамитовна икенче, Нуриәхмәтова Дания Мирсәетовна өченче урыннарны алдылар.
Өлкәннәребезне район Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәсович бәйрәм белән котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйгенең иң өлкән катнашучысы 90 яшьлек Миңнегалиев Гөмәр Махубрахмановичка аерым җылы котлауларын җиткерде. Өлкәннәребез бик канәгать булып калдылар.
Футбол балалар һәм яшьләр арасында иң популяр һәм яраткан спорт төре булды, бар һәм булачак. "Җәлил гимназиясендә" " Мәктәптә Футбол" проекты кысаларында 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында турнир узды. Матч 6 нчы Б сыйныф командасы файдасына тәмамланды. Котлыйбыз!
26 сентябрь көнне 1 нче Җәлил мәктәбенең 1-6 класс укучылары Яр Чаллы шәһәренең "Алиса в стране знаний" дигән театраль тамашада булдылар. Балалар Алисəнең маҗараларын, шаян куян, чешир мәчесен кызыксынып күзәттеләр.
ПДН хезмәткәре Вилданова Рузилә Илшат кызы һәм балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген булдырмау һәм хокук бозу юнәлешендә хезмәт куйган муниципаль хезмәткәр Әюпов Алинә Рафис кызы 1 нче Җәлил мәктәбенең 5-8 нче сыйныф укучылары арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча әңгәмә үткәрделәр.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендәге район делегациясе Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юлламасын тыңлауда катнашты.
Хөрмәтле тәрбиячеләребез, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз!
Барыгызны да тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән ихластан котлыйм һәм тирән хөрмәтемне белдерәм. Балачак дигән үтә дә кызыклы, серле һәм тылсымлы дөньяны тудыручылар бит сез. Сабыйларыбыз күңелендә игелеклелек, хезмәткә хөрмәт тәрбияләвегез, яхшыны яманнан аера, матурлыкны аңлый белергә, ярдәмчел булырга өйрәтүегез, күңел җылыгызны, йөрәк назыгызны кызганмыйча, һәр баланы аналарча кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Эшләрегез уң, тормышларыгыз мул, дөньялар имин, көннәр якты булсын! Гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телим.