ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында торак пунктларын чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы " Теремкәй" балалар бакчасында өмә узды.

Бүген район Советының утырышлар залында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 10 нчы филиалы укыту семинары узды. Социаль иминият фонды хезмәткәрләре яңа норматив актлар, программа белән тәэмин итү буенча аңлатмалар бирделәр. Сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады.


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 16 метрга кадәр).

Азалак авылында яшәүче Хәсәнова Әнисә Габидин кызы бүген олуг юбилеен билгеләп үтә.

 90 яше белән аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фәрлукшина, балалары, туганнары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.

Район салым түләүчеләре өчен мәгълүмат

Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге 2022 елның 13 апрелендә үзмәшгульлек, үз эшеңне ачарга, бизнесыңны башларга теләгән эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» оештыра.

Татарстан Республикасында гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә ташламалы шартларда торак сатып алуда дәүләт ярдәме чаралары һәм яшь гаиләләргә тышкы санкция басымы шартларында яшь гаиләләргә мәгълүмат бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан 2022 елның 8 апрелендә (җомга ) яшьләр белән туры эфир үткәрелә.


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 4 апрельдә төнлә һәм иртән урыны белән көтелә:

көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән көнчыгыштан һәм көньяктан секундына 24 метрга кадәр (Казаннан башка);

- көчле кар, юеш кар, буран; явым - төшем һәм буран 500-1000мга кадәр начарлану;

- юеш кар сөрү;

- юлларда бозлавык, кар боткасы, юлларның аерым участокларында кар көртләре көчле.

Үсеп килүче буынны шәхес итеп тәрбияләү-хәзерге заман җәмгыятенең төп бурычларының берсе. Гражданлык тәрбиясе проблемасын хәл итеп, иң беренче чиратта укучыларда иҗтимагый тормыш күренешләренә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга игътибарны юнәлтергә кирәк.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #культурнаяволна #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #пушкинскаякарта

Ләшәү Тамак авылында яшәүче Хафазетдинова Хөсникамал Хәбибулла кызына бүген 95 яшь тулды.

Әле яңа гына кебек, биш ел элек, юбилее белән котларга барган идек үзен. Сизелми дә, гомер узып киткән.
- Тутырабыз, яшибез әле, вперед-вперед, - диде шаян күңелле, җор телле юбиляр, үзенә 100 яшь гомер теләгәч.
Олуг юбилее белән ветеранны муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Ихлас теләкләрен район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, авыл ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдыйкова да җиткерделәр. Балалары, якыннары да ветеранны хөрмәт итеп, истәлек көнендә шатлыгын уртаклаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International