ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Ләшәү Тамак авылында яшәүче Хафазетдинова Хөсникамал Хәбибулла кызына бүген 95 яшь тулды.

Әле яңа гына кебек, биш ел элек, юбилее белән котларга барган идек үзен. Сизелми дә, гомер узып киткән.
- Тутырабыз, яшибез әле, вперед-вперед, - диде шаян күңелле, җор телле юбиляр, үзенә 100 яшь гомер теләгәч.
Олуг юбилее белән ветеранны муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Ихлас теләкләрен район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, авыл ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдыйкова да җиткерделәр. Балалары, якыннары да ветеранны хөрмәт итеп, истәлек көнендә шатлыгын уртаклаштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын - кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2022 елның 26 апрелендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «Бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларда барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр турында» темасына «Хатын-кыз игътибары» телефон линиясен оештыра.

 Һәркем белә, сәламәтлекне сакларга һәм ныгытырга кирәк, ә шуның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше – ул актив, хезмәтле, чыныктыргыч, һәм, шул ук вакытта әйләнә-тирә мохитнең тискәре йогынтысыннан саклаучы, әхлак принципларына нигезләнгән, тирән картлыкка кадәр психик һәм физик сәламәтлекне сакларга мөмкинлек бирә торган тормыш рәвеше.

      


2
апрель, 2022 ел
шимбә

1 апрель көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар "Умка" республика интеллектуаль олимпиадасының 3 этабында катнаштылар һәм 2 урынны алдылар. Аларны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!


1
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Петровка-Завод авылында яшәүче 1999 – 2007 елларда Петровка-Завод авыл җирлеген җитәкләгән  Габдуллин Әнәс Әхәт улына 75 яшь тулды. Җирле үзидарә ветеранын олуг юбилее белән район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары тәбрикләде. Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлекле бүләген тапшырды.  Шулай ук Петровка-Завод авыл җирлеге башлыгы Айдар Хөснетдинов та котлауларын җиткерде. Кунаклар юбилярга шатлыклы  матур тормыш, сәламәтлек, кадер-хөрмәт белән гомер кичерүен теләделәр.

13 сәгатьтән. 1 апрель 18 сәгатькә кадәр. 2 апрель 2022 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 1 апрелендә, төнлә һәм көндез урыны белән томан, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булганда томан көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 2 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:

- кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем;

- бозлавык;

- юлларда бозлавык, кар боткасы, аерым районнарда кар көртләре барлыкка килә.

Бүген Сарман районына эш визиты белән Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Визит барышында районның социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше мәсьәләләре каралды һәм «Бердәм РОССИЯ» фракцияләре депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында Килешүгә кул куелды.

01 апрельдә район ветераннар (пенсионерлар) Советы һәм инвалидлар җәмгыятенең чираттан тыш Конференциясе булды. Көн тәртибендә оешманың рәисен сайлау иде. Конференцияне район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды. Конференция делегатлары Харисов Асыляр Мөнәвир улы кандидатурасы өчен бертавыштан тавыш бирделәр.

Районара Федераль салым хезмәте хәбәр итә, РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин аерым тармаклар өчен УСН түләү срокларын үзгәртү турында 30.03.2022 ел, № 512 карарына кул куйды. Документ нигезендә алты айга озайтыла:

УСН буенча салым түләү срогы-2021 ел; УСН буенча аванс түләвен түләү срогы-2022 елның беренче кварталы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International