ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

Республикабызның күп кенә гражданнары, фатир яки бүлмәне арендага биреп, өстәмә керем алалар. Әмма мондый керемнәрдән салымнар түләргә кирәк. Мондый керемнәрне законлаштырырга мөмкин булган берничә вариант бар: алынган табышларын күрсәтеп, салым инспекциясенә декларация тапшырырга, үзмәшгуль булырга яки шәхси эшмәкәр сыйфатында салым салуның патент яки гадиләштерелгән системасында теркәлергә. 

Безнең балалар бакчасында Көлке көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Бу бәйрәм-балаларның иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе. Бу көнне шулкадәр күңелле конкурслар һәм уеннар үткәрелә! Көлке көне кызык һәм күңелле узды, һәм барысы да бәйрәмнән күтәренке кәеф белән китте.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрданова Розалия Раиф кызы Сарман урта мәктәбе  9 А сыйныфы укучылары белән «Интернетта куркынычсызлык» темасына «Cаннар дәресе» үткәрде. 

Бүгенге көндә музейда күпкырлы, төрледән-төрле интерактив чаралар, социаль мөһим проектлар тормышка ашырыла.  Шуларның берсе  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында җиңүче “Мирас угы” проекты. Проект мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус яраклаштырылган һәм бер ничә циклга бүленгән.

29нче март көнне "Җәлил гимназиясе"нең 8нче А сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Замаева Л. Н.белән "Альметрика"интерактив үзәгенә экскурсиягә бардылар. Балалар "Музыка уен кораллары Музее" нда бик күп кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы информация белделәр, шулай ук чынлыкта күп кенә физик законнарны күрделәр. Моннан тыш, укучыларга 2 мастер-класс үткәрелде: сабынлау һәм геля шәме ясау. Барлык эшләнмәләрне балалар әти-әниләренә бүләк итеп алдылар. Экскурсия Пушкин картасы буенча түләнде. Балалар бик канәгать калдылар.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

В целях поддержки предпринимательства 31 марта текущего года в 10:00 Министерством экономики     Республики      Татарстан     совместно с  АО «Корпорация «МСП» проводится бесплатный обучающий семинар «Участие субъектов МСП и налогоплательщиков налога на профессиональный доход (самозанятых) в закупках отдельных видов юридических лиц по Федеральному закону № 223-ФЗ».

Семинар организован с использованием дистанционных технологий. 

В ходе семинара будут рассмотрены вопросы участия субъектов МСП и самозанятых граждан в закупках в рамках Федерального закона № 223-ФЗ и оказания им различных форм поддержки.

 Осуществление регистрации и прохождение семинара доступно по ссылке https://events.webinar.ru/41163427/10755595.

       Для выявления  недобросовестных работодателей организована возможность сообщать о фактах неформальной занятости, неофициальных выплат заработной платы посредством подачи соответствующего обращения в государственную информационную систему РТ «Народный контроль» по направлению «Серый рынок труда».

        Так же напоминаем, что организована работа телефона «горячей» линии по борьбе с «серыми» зарплатами: исполнительный комитет 2-54-41, 2-50-54, центр занятости 2-62-42. Все звонки, поступившие по этим телефонам, анализируются специалистами, а полученная информация используется при проведении выездных проверок организаций и передается в территориальную комиссию по легализации заработной платы.

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.

Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

  Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар.Безнең дә бакчабызда “Карга боткасы” бәйрәме үтте.Балалар ботка пешкән арада уеннар уйнадылар, күңел ачтылар.Соныннан тәмле ботка белән сыйландылар.


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Яз җитү белән алда торган язгы кыр эшләре турында уйланырга вакыт җитә. Бу эшләрне тракторлардан, авыл хуҗалыгы үзйөрешле машиналардан һәм трактор прицепларыннан башка башкарып чыгу мөмкин түгел. Орлыкларны вакытында һәм сыйфатлы чәчү өчен төзек техника кирәк, аның критерийлары техник карау бәяли. Мондый техник карау 25-29 мартка кадәр Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Сарман» агрофирмасында узды. Тракторлар гына түгел, трактор арбалары да әзерлек сызыгына куелды.

2022 ел - Россия Федерациясендә халыкларның мәдәни мирас елы уңаеннан, йола, гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәребезне рухи мирас буларак буыннан-буынга тапшыру максатыннан, районкүләм “Киң түгәрәк” фестивале узды. Ике зонада барлыгы 28 коллектив катнашты. Жюри карары белән 8 коллектив иң яхшысы дип табылып, Җәлил бистәсендә 28 нче март көнне гала-концертта чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International