ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2022 ел
җомга

4 в Сыйныфта "минем хис-тойгыларым"тренинг формасында дәрес узды. Дәрес дустанә һәм иркен шартларда узды. Балалар "хисләр" психологик төшенчәләре белән таныштылар. Шулай ук дөньяны танып белүдә нинди роль уйнавын искә төшерделәр.

Россиядә газлаштыру программасы эшли, һәм хәзер газүткәргечне үз участогыңа кертү өчен гаризаны онлайн рәвештә бирергә мөмкин, ә эшләрне бушлай башкарачаклар.

Менә бу программа ничек эшли, ул кемгә туры килә һәм торак йортларны социаль газлаштыру торак пунктларны бушлай газлаштырудан аерылып тора.

Нәрсә ул догазификация
Догазификация-ул йортның газ бүлү челтәрләренә тоташтыру. Шул ук вакытта бушлай газны җир участогы чикләренә генә кертәләр, ә торак пунктта газүткәргеч булырга тиеш.

Мәсәлән, бистә буенча газүткәргеч бара — аны бюджет хисабына салганнар. Әмма торбадан һәр йортка кадәр тоташтыру участок һәм йорт хуҗалары хисабына башкарылды инде. Барлык гаиләләрнең дә моңа акчалары юк иде: эш һәм материаллар еш кына берничә дистә мең сумга төшә иде. Нәтиҗәдә, торак пунктта газ бар иде, әмма кайбер йортларда аны тоташтырмадылар һәм кешеләр өйләрен күмер һәм утын белән җылытуларын дәвам иттеләр, ә ризык әзерләү өчен газны баллоннарда сатып алдылар.

Проблеманы хәл итү өчен догазификация программасы эшләнде. Хәзер газ үткәргечтән алып участок чигенә кадәр булган торбаны бушлай, ә алга таба — акча хисабына.


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 21-28 февралендә Башкортостан Республикасының Салават шәһәрендә 2007-2008 елгы егетләр командалары арасында "Алтын алка" Бөтенроссия яшь хоккейчыларының финал ярышлары узды.

"Җәлил гимназиясе"нең башлангыч сыйныф укытучысы Зиннәтуллина Лилия Ринат кызын һәм аның укучысы Шәйдуллина Камиләне котлыйбыз! Ул математика буенча республика олимпиадасында призер булды! Зур казаныш белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тарихыбыз битләрендә яшеренгән мөһим һәм кызыклы вакыйгалар, борынгы шәһәрләр буйлап Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы укучылары сәяхәт итте. Сәяхәт вакытында алар тукталышлар ясап, Шайтан каласы, Казан Кремле, Елантау, Свияжск утрау- шәһәре, Изге Болгар белән таныштылар. Һәр  тукталышта аларның тапкырлыгын, зирәклеклеген сынау өчен күптөрле биремнәр, башваткычлар әзерләп куелган. Сынауларны үтеп, тарих серләрен чишәргә аларга борынгы әби-бабаларыбыздан калган милли мирасыбыз ярдәм итте. Тизлек, дәрәҗә, осталык, бердәмлек, ныклык, максатчанлык, чыдамлылык, кызыксынучанлык, сизгерлеккә нигезләнгән традицияләр- болар һәммәсе дә безнең бөек мирасыбыз. Татулык, милли үсешебез һәм якты киләчәгебез хакына аларны саклау безнең бурычыбыз!!!

Очрашуның истәлеге итеп, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән бастырылган -“Мирас угы” китабын тапшырдык. Әлеге китаплар “Татармультфильм”студиясеннән кечкенә тарих сөючеләргә күчтәнәч.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии

Язның беренче матур көннәрендә  Мөслим муниципаль районының Түбән Табын авылына юл тоттык. Анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәп-интернатында безне инде зарыгып көтеп торалар иде. Очрашу, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Сарман район оешмасы – "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" белән уртак проектыбызны гамәлгә ашыру кысаларында үтте.

“Мирас угы” проекты балаларның буш вакытын оештыру гына түгел, ә бәлкем үз эченә кызыклы тарихи фактлар, тукучылык, чулмәкчелек, тимерчелек, зәркәнчелек һәм башка бик күп төрле милли һөнәрләр белән танышу, үзеңне яңа рольләрдә сынап карау; шулар белән беррәттән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җәмгыятькә яраклашу, мөстәкыйль тормышка әзерләү механизмнарының берсе булып та тора.

Проект кысаларында берничә интерактив чара каралган. “Путешествие в прошлое” дип исемләнгәне археология фәне һәм археолог һөнәренә багышланган. Аның барышында укучылар борынгы казылмалар, аларны эзләү ысуллары, сакланышы һәм фәнни яктан әһәмияте хакында белемнәрен арттырдылар.

 

 

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии

Яшьләр арасында шәхси җаваплылык, геройлык һәм батырлык темасын популярлаштыру, яшьләрне гаилә тарихын һәм Россия тарихын өйрәнүгә мотивлаштыру, мәдәният һәм кинематография үсеше Фонды, РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән "Мәгариф" милли проекты һәм "Патриотик тәрбия" федераль проекты кысаларында Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-9 сыйныф укучылары #Бабайга хатлар цифрлы патриотик дәрестә катнаштылар. 

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның уңышлы социализациясе дәүләт дәрәҗәсендә каралучы актуаль сорауларның берсе. Алар өчен барлык уңайлыкларны, социаль ярдәм төрләрен булдырып торалар. Ләкин "мөмкинлекләре чикләнгән балалар" дигәндә төп мәгънәсе "балалар" сүзендә тупланган икәнен онытмаска кирәк. Аларның да сәламәт яшьтәшләре белән беррәттән төрле кызыклы шөгыльләрне үзләштерәсе, актив тормыш алып барасылары килә.
"Мирас угы"( "Стрела наследия")проекты кысаларында балалар җәмгыятьнең пассив өлеше түгел, ә үз куллары белән могҗиза ясаучылар. "Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Теләнче Тамак интернат-мәктәбе " дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче сабыйлар өчен чираттагы очрашуны "Чүлмәкче әкияте" дип исемләнгән интерактив чарага багышладык. Рәхәтләнеп кызыл балчыктан төрле җәнлек сыннары ясадык, эт ясаудан башлаган идек, соңыннан кемгәдер песи, берәүләргә куян, хәтта миллион еллык араны якын итеп динозаврлар да кунакка кереп чыктылар. Балалар чын мәгънәсендә үзләренә гашыйк иттеләр.
Бер мизгелне сезгә дә әйтеп китәсебез килә... Чүлмәкче җайланмасы артында тырышып, янып- пешеп кечкенә генә чүлмәк ясаган вакыт. Күз алдыгызга китерегез, 10-15 бала белән шөгыльләнгәннән соң куллар беләктән кызыл балчыкта. Ә балалар шул кадәр кызыксынучан, алар түгәрәккә алып тын да алмый күзәтәләр. Шунда Ильназ исемле бер кечкенә генә малай әкрен генә, сак кына, чып - чын күңеленнән икәне күзләреннән бөркелә иде, күземә төшкән чәчемне бер кырга сыпырып куйды. Аның да нәни куллары балчык әвәләгән килеш)))
Ул шундый бәләкәй, ләкин кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Шул мизгелдә сөенгәнне белсәгез иде!!!! Тормышка ашырылучы махсус проектыбызның мөһимлегенә, кирәклегенә без кабат инандык.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии

Халкыңның, милләтеңнең тарихын саклау һәм өйрәнү бүгенге көндә аеруча мөһим. Чөнки милли гореф- гадәтләр - кешенең рухи дөньясына, аның бу дөньяда шәхеслегенә нигез сала.
Авыллар... еллар үтүгә бераз янтайган өйнең һәрбер бүрәнәсе, хәтфә бәбкә үләненнән җәелгән келәмле сукмаклар, һәр туар көнгә шөкер әйтеп яшәүче ак яулыклы әбиләр, чигүле бәрхет түбәтәйле бабайлар- нәкъ менә шушылар саклый халкыбыз серләрен. Һәм әлбәттә туган якка мәхәббәт туган җиреңнен тарихын өйрәнүдән дә башлана. Хәтта һәр көнне балалар бакчасына, мәктәпкә барганда атлап үткән тыкрык, урамнар тарихы да бик кызыклы, эчтәлекле. Әби - бабаларыбыз безнең яшьтә булганда, монда ниләр бар иде икән дип үз - үзегезгә сорау биргәнегез бар идеме?
Бу һәм тагын бик күп сорауларга җавапларны, Сарман гимназиясенең 5 А сыйныфы укучылары, Сарманыбыз урамнары буенча виртуаль экскурсия вакытында таптылар. Тыкрыкларның ни өчен кирәген, беренче пожар депосы кайда булган, 60-70 ел элек урамнар нинди булуы белән алар музей фондында сакланган уникаль фото сүрәтләр аша таныштылар.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии

Бүген юбилейны Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Сарман районы авыл хуҗалыгы тармагы ветераны, күп еллар дәвамында районда иң эре "Сельхозтехника" берләшмәсен җитәкләгән Федор Николаевич Андриянов билгеләп үтә.

Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева котладылар, сәламәтлек, иминлек теләделәр. Фәрит Мөнәвирович юбилярга район Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International