ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көне уңаеннан, мәктәбебездә “Гомерем минем моңлы бер җыр” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә уздырылды.

15 февральдә мәктәптә  совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 33 еллыгына багышланган митинг оештырылды.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә авыл җирлекләре башлыклары, Башкарма комитет бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

15 февральдә "Ныклы гаилә" проекты һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Равил һәм Нина Салиховларны Алтын туйлары белән котлады. Юбилярларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, туганнары һәм якыннары да изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район башлыгы Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Кәүҗияк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Миргалим улы күренекле шәхесләр белән бер көнне туган.

Бүген 5 нче номерлы балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Муса Җәлил – безнең күңелләрдә"дип исемләнгән чара узды.

Аның максаты шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән балаларны таныштыру,  туган ил өчен милли горурлык хисе тәрбияләү иде.

Әлеге чарада мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Бәйрәмдә  шагыйрьнең биографиясе, аның батырлыгы, авыр тормыш еллары турында сөйләнде.

Бәйрәмдә рус һәм татар телләрендә "Чулочки", "Кызыл ромашка", "Бала йокысы", "Батыр егет", "подъезддагы очрак", "Заяц в сугробе", "Мой пес", "Маэмай"шигырьләре яңгырады.

12 февраль көнне Җәлил беренче мәктәбендә "Сәламәтлек көне"узды. Башлангыч сыйныф укучылары саф һавада вакытны күңелле үткәрделәр, алар өчен мәктәп ишегалдында "Күңелле стартлар"оештырылды. Эстафета, аркан тартышу, барысы да катнашты һәм уңай эмоцияләр белән зарядка ясады. Югары сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә "Тырыш" чишмәсенә бардылар, урман буйлап йөрделәр һәм чаңгыда шудылар.

2022 елның 15 феврале, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел. Шушы истәлекле дата уңаеннан, «Форпост» отряды активистлары Җәлил бистәсендә Муса Җәлил музеенда булдылар. Экскурсиянең максаты-патриотизм, һәлак булган геройларны искә алу һәм яшь буында милли горурлык тәрбияләү. Балалар музей белән танышудан бик канәгать калдылар. Күргәннәрдән бик күп тәэсирләр калды.

Бүген Үзәк паркта Әфганстаннан соңгы гаскәрләрне чыгаруга 33 ел тулу уңаеннан сугышчы-интернационалистларны искә алдылар. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.

15 февраль көнне Азалак авыл җирлегенең Шыгай авылында Әфган сугышында хезмәт иткәндә батырларча һәлак булган әфганчы Гәрәев Әсгать Ашрап улының  каберенә венок салынды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International