Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты. Объект җитәкчеләре һәм подрядчы оешмалар вәкилләре белән очрашты.
Бүген 2 декабрьдә Сарман авылында яшәүче Раиф һәм Әлфия Йосыповлар алтын туйларын билгеләп үтәләр. "Ныклы гаилә" проекты кысаларында район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин юбилярларны котлады. Шулай ук юбилярларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина изге теләкләрен җиткерделәр.
30 ноябрьдә Казан шәһәрендә «Мәктәп экопатруле»республика конкурсына йомгак ясалды. «Сәйдәш»мәдәни үзәгендә Татарстанның иң яхшы укучылары – республикада санкцияләнмәгән чүплекләрне иң күп ачыклаган экологларның яшь ярдәмчеләре бүләкләнде. Җәлил 1 нче мәктәбе берьюлы өч җиңү белән билгеләп үтелде:
*"Иң актив укучы" (Ханнанов Азамат һәм Шәйдуллин Инзил),
*"Иң актив сыйныф" (3а сыйныф, Сыйныф җитәкчесе Тихонова Р. Р.),
*» Иң актив мәктәп " - 1 нче мәктәп.
Балалар һәм мәктәп кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Әлегә яшь, әмма актив ярдәмчеләребез ярдәме белән дөнья яхшы якка үзгәрә, ә шәһәр һәм районнарда санкцияләнмәгән чүплекләр саны елдан - ел кими бара. Без укытучыларга, педагогларга, ата-аналарга уртак хезмәтләре һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәтлебез.
1 нче декабрь көнне Җәлил гимназиясе базасында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Стоп СПИД» акциясе узды. Акциядә педагоглар һәм укучылар катнашты. Бу көнне "Яңа хәрәкәт" мәктәп укучылары үзидарәсе активистлары листовкалар тараттылар. Акциянең максаты-укучыларның игътибарын СПИД проблемасына җәлеп итү, аларны ВИЧ тапшыру юллары турында җиткерү, ВИЧ булган кешеләргә толерант мөнәсәбәткә өндәү.
1нче декабрь көнне Колмәт авылында гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Газизов Әзһәт Газиз улы үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.Юбилярны бәйрәм белән котларга Сарман районы башлыгы Хоснуллин Фәрит Мөнәвир улы,Шәфкатъ халыкны социаль яклау үзәге җитәкчесе Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы,Сарман газетасы редакциясеннән Зөлфия Шәрипова,Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Һадиуллин Илдар Нил улы,башкарма комитеты сәркәтибе Илдарханова Алсу Раиф кызы килделәр.Юбилярга сәламәтлек,бәрәкәтле,озын гомер теләп иң матур иң изге теләкләрен җиткезделәр.
Бүген, "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең 20 еллык юбилее уңаеннан, «Игелекле көннәр» акциясе кысаларында һәм Халыкара инвалидлар көне алдыннан Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм партиянең Сарман җирле бүлекчәсе вәкилләре Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар, анда 135 кеше яши.
Кунаклар бүләкләр алып килделәр, интернатта яшәүчеләргә сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләделәр. Чара концерт программасы һәм чәй өстәле артында дәвам итте.
Казан шәһәрендә "Путешествие к истокам" XII республикакүләм конкурсының бүләкләү тантанасы булды.
Әгәр балигъ булмаган балалар милеккә салым салынырга тиешле мөлкәткә ия булса, бу очракта салым түләү бурычын ата-аналар, балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак, үтиләр. Шуңа күрә балигъ булмаган балалар өчен салым түләү өчен Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына баланы шәхси кабинетка тоташтырырга тәкъдим итә.
30 ноябрь көнне 3 нче номерлы "Аленушка" балалар бакчасы базасында Сарман муниципаль районы балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен "Төрле эшчәнлек төрләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү үсеше"дигән темага семинар узды. Семинар барышында ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтелде.
Республикакүләм наркоманиягә каршы көрәш проекты кысаларында SMS-дети хәрәкәте активистлары " Тигез мөмкинлекләр уеннары" акциясенә кушылдылар.