ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" ГАҖ Иҗтимагый советының Татарстанның көньяк-көнчыгыш территорияләрен социаль үстерү мәсьәләләре буенча йомгаклау утырышы узды. Утырышны "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов алып барды. Утырыш эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә Сарман районы делегациясе дә катнашты.

2020 елда  "Безнең ишегалды" дип исемлэнгэн, ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча,  масштаблы республика программасы старт алды, ул  Җәлил поселогында да тормышка ашырыла.  Август һәм сентябрь айларында төзекләндерелгән ишегалларында «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» программасы буенча күңел ачу чаралары уза. Шулай итеп, сентябрь аенда Җәлил балалар китапханәсе һәм балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан «Әдәби ишегалды» ( балалар өчен интерактив hэм концерт), төрле халыкларның мәкальләре  конкурсы   Ленин урамы 17 нче йорт, Җиңүгэ 30 ел урамы 5 нче йорт ишегалдында оештырылды. Конкурстан соң балалар спорт ярышларында катнаштылар, төрле күңелле хәрәкәтлэндерэ торган уеннарда катнаштылар.

   Мондый чаралар безнең поселокта яшәүче кешелэр арасында дустанә мөнәсәбәтләргә һәм яхшы климатка уңай йогынты ясый.

                                                                                                   Жэлил поселогы башкарма комитеты

 16 сентябрь 2021 ел.

Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 16 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казан шәһәрендә 15 метрга кадәр).

 

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре, яраклылык вакыты буенча 2021 елның 13-24 сентябрендә «кайнар линия» үткәрүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Иң җаваплы атналарның берсе башлана. Без киләсе 5 елга Дәүләт Думасын сайлыйбыз. Сайлаулар көне инде бу атнада узачак. Алар өч көн дәвамында – 2021 елның 17-19 сентябрендә узачак.

Бүген, 2021 елның 15 сентябрендә «Сарман» кинотеатрының киңәшмә залында Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева алып барды. Утырышта район прокуроры Татьяна Федоровская, профилактика субъектлары, хокук саклау органнары вәкилләре, комиссия әгъзалары катнашты.

    Дүсем авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Гилманова Рәсимә Нуриаздан  кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Юбилярга район  башкарма комитеты рәисе Валиев Фандас Анасович Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярны Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хабибуллин, балалары, оныклары котладылар. Аңа  сәламәт булып якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Сарман районының Чукмарлы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Тантаналы ачылышта район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Галимов, җирлек башлыклары, оешма җитәкчеләре һәм авыл халкы катнашты.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, терлекчелек буенча идарә консультанты Рәмилә Моратова, фермаларда һәм комплексларда булып, терлекчелек алдынгыларын бүләкләделәр, аларга акчалата сертификатлар тапшырдылар һәм авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Бүген районның үзәк ял паркында ГТО Җәйге фестиваленең муниципаль этабы уза. Анда район мәктәпләре укучылары катнаша, алар комплексның II-V баскычларына карый. Катнашучылар берничә спорт төре буенча ярышалар, алар арасында йөгерү, туп һәм граната ыргыту, тартылу, урыннан сикерү һәм башкалар. Чараны ачу тантанасында аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин сәламләделәр, уңышлар теләделәр. Фестивальнең муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәрендә узачак зона этабында катнашу өчен районның җыелма командасы формалашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International