ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сарман районына эш визиты белән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының нефть һәм газ разведкасы һәм чыгару буенча беренче урынбасары Татнефть» - «Татнефть-Добыча» ҖАҖ структур бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәлимов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Азат Ягъфәров  кылды. Визит барышында аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.

Бүген районыбызда 🚗машина йөртүче гүзәл затларыбызның осталыгын тикшерә торган бәйге - "Автоледи-2021" үтте.


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде.

2021 елның 29 июлендә 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Атласов Николай Михайлович гражданнарны кабул итә.

Сарман авылында яшәүче Гыйльметдинова Миңнезәкия Галимулла кызына бүген 95 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, балалары, оныклары да Зәкия апага сихәт гомер, кадер-хөрмәттә, муллыкта яшәвен теләделәр.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 6 августында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе - Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибының гражданнарны бергәләп кабул итүе була.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин алдынгы комбайнчыларны өченче биш көнлек бүләкләде һәм урып-җыю эшләренең һәм терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышты.

«Мәдәни мохит» проекты кысаларында, Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге территориясендә, торак йортлар тирэсендэ бәйрәм кичәләре үткәрү традициягә әйләнде. Мондый очрашулар Габдрахман авылында, шәхси секторда булып узган иде. Хәзер дә, шундый ук очрашу, 24.07.2021 конне Кызыл Бакча авылында үтте. Концерт программасын Җәлил гимназиясе директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызы оештырды. Очрашу җылы, дустанә атмосферада узды. Программада төрле халыкларның җырлары, биюләре, шигырьләр яңгырады. Алып баручы бөтен әйләнә - тирәне энергия белән тулыландырды: авыл халкы җанлы итеп җырлады һәм биеде. Барысы да югары дәрәҗәдә иде.

   Авыл халкы һәм кунаклар бэйрэм кичэсеннэн бик канәгать калдылар: алар «Татнефть» ГАҖ һәм «Татнефть» хәйрия фондына «Мәдәни мохит» чарасын оештырганнары өчен бик рәхмәтле иделэр .

                                                                                                        Жэлил поселогы башкарма комитеты

    Шимбэ конне  "Песи" дип исемлэнгэн тагын бер мастер-класс булып узды, ул да бульварда үтте. Бу мастер-класста балалар пыялада витражлы буяулар белән рэсем ясадылар. Кысалы пыялаларда балалар песине ясадылар. Бу техникада рэсем ясау балаларга аңлаешлы формада житкерелде. Укытучы һәм балалар арасында эш һәм аралашу атмосферасы бик гади, жинел булды. Һәр бала үз песиен пөхтә итеп башкарырга тырышты. Балалар үз эшләреннэн бик канәгать калдылар.

                                                                                            Жэлил поселогы башкарма комитеты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International