“Илек” җыр һәм бию ансамбле
Җырларда җырлана торган Сарман шул ул! Илһам һәм Зөһрәләр ягы! Юккамыни, аның тугайлары, зәңгәр таулары турында җырларда җырлана. Талантлар ягы, аларны тудыра һәм үстерә белә торган як шул ул.
“Татнефть” ГАҖ, “Татнефть” хәйрия фонды ярдәме белән башланып киткән концертларның чираттагысын, Сарманнан килгән артистларны, “Илек” җыр һәм бию ансамбле концертын карап утырабыз. Бер бер артлы матур җырлар, биюләр...
Ансамбль кызлары һәм егетләре каршыбызга чыгып тезелгәч башта матур киемнәренә сокландык. Аларның үзәкләреңә үтәрлек моң, аһәң белән “Ак калфак” җырын башлап җибәрүләре булды, таныш моңнар безне тетрәтте. “Каз канаты” җыры үткәнебезгә әйләнеп карарга мәҗбүр итте. Телебезнең , җырларыбызның бер генә халыкта да булмаган моңга никадәр бай икәнен тагын бер кабат исебезгә төшерде. Алып баручы Айгөл Миннехуҗина туган якка, туган җиргә, туган телгә, гаиләгә багышлап әзерләнгән бу концертта туган як, гаилә кыйммәтләренә кабат- кабат әйләнеп кайтып, җыр аша, уеннар аша тамашачыларны үз кулында тотты. Алия Шигапова, Рәфәт Абдуллин, Марселия Гараевалар заманча җырларны да, халыкның инде күптән үзенеке иткән элекке җырларын да бик теләп башкардылар. Марселия Рөстәм Яхин иҗат иткән “Серле күзләр” романс башкарып, татар халкының атаклы, олы композиторына хөрмәт күрсәтте. Рәфәт Абдуллин башкарган “Идел буе каеннарына” җыры безне яшьлеккә алып кайтты. Сарманыбызның кабатланмас талант иясе Илһам Шакировны каршыбызга бастырып куйгандай итте. Аны сагынып искә алдык. Алия һәм Алмаз Галиевләр бүген дә концертның үзәгендә булдылар. Алия Галиева шушы матур, талантлы ансамбльнең оештыручысы да, солисткасы да. Ул татар халык җырларыннан тезмә ясап җырлавы белән талантының зурлыгын да дәлилләде. Җырлый да, бии дә , афәрин. Камил Диаров, Таһирҗан Зарипов, Резеда Хөсәеновалар җырлап та, биеп тә безнең күңелләрне ачтылар. Биюче егет белән кыз, Раилә Биктимерова һәм Ильнур Шәймардановлар шаян биюләре, сыгылмалы гәүдәләре һәм җиңел хәрәкәтләре белән сокландырдылар. Кыскасы, “Илек”җыр һәм бию ансамбле бүген үк зур уңышлары белән мактана ала. Туган илгә мәхәббәт белән сугарылган җырларына Тукаебызның “Пар ат”ын да кушып төзелгән композиция кемне генә битараф калдырды икән. Мин аларга сокланып утырдым һәм “алга таба тагын да биегрәк үрләр яуларга насыйп булсын аларга”,- дип теләкләр теләдем. Миңа бик күпләр кушылды. Бу алкышлардан да күренде.
Концерт уеннар белән аралаштырып алып барылды. Ә Җәлил халкы уеннарга катнашып, табышмакларга җавап биреп, бүләкләр алып рәхәтләнеп ял итте.
Шушы матур ансамбльне безнең хозурга оештырып алып килгән Гөлүсә Галиевага рәхмәтләр әйттек. Аннан соң үзебез дә рәхәтләнеп биедек. Күңелләр көр, төн матур, М.Җәлил исемендәге бульварыбыз да барыбызга да ошый, нигә соң биемәскә, дөрес бит!
Зур рәхмәт шушы матур чараларны оештыручыларга. Безне элекке матур, тыныч тормышка алып кайтып баралар шикелле.
Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Новые конкурсы - новые возможности» темасына үткәрелгән семинарда актив катнаштылар. Чара «Вертикаль» ресурс үзәге катнашында Республика ресурс үзәге тарафыннан оештырылды.
Җәлил гимназиясе коллективы башлангыч сыйныф укытучысы Хисамова Миләүшә Илгиз кызын юбилее белән котлый! Хөрмәтле Миләүшә Илгиз кызы әфәнде! Сезне бүгенге матур бәйрәм – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телибез. Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез!
Бүген Иске Имән авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мияссәрә Шакировага 103 яшь тулды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Азат Ягъфәров котлады.
«Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров бүген эш визиты белән Сарман районында булды. Визит барышында аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында сабын куыклары белән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Сабын куыклары очырту-балаларның иң яраткан шөгыльләре. Балалар бик шатланып сабын куыклары очырдылар. Иң зур куык очыртучыны билгеләделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү
2021 елның 16 июлендә көндез һәм кич белән (11 дән 23 сәгатькә кадәр)
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 16 июлендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көчле яңгыр, бозлавык, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил застал Сезне урамда, киңәш итәбез яшеренергә җир асты кичүе яки подъездларда биналар. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары егылырга мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Куркыныч тудырырга мөмкин выбитые пыяла, падающие тәрәзәләреннән югары катлар, шулай ук элементлары түбә һәм лепного декора, сорванные ветром. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Барлык тәрәзәләр йорт кирәк тыгыз ябарга, убирать белән балконов һәм лоджий предметлар ала торган төшеп калырга тышкы якта.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Шул грозе:
Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен кичерсәгез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар бетерелми. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм ненастье көтәргә кирәк.
Әгәр вакытында яшенле сез ачык урында торасыз, киңәш ителә дәваларга җиргә ("комлы яки ташлы грунт), мөмкин булганча, түбәнлектә. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки Буаның булмавы мөһим, чөнки су – Яхшы проводник, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Явым-төшем:
- урамда булганда сак булыгыз, һава электр тапшыру линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;
- үз йортларындагы аз ныгытылган конструкцияләрне беркетегез, аларны җимерү травмага китерергә мөмкин.;
- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суындыруга әзерләү буенча чаралар күрергә.
Фото архивтан.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Бүген 8 июльдән 13 июльгә кадәр булган чорда урып-җыю буенча комбайнчылар арасындагы ярышларда җиңүчеләр билгеләнде.
Бүген Сарман районында урып-җыю техникасының уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлеге тикшерелде.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә район Башкарма комитеты бүлекләренең урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.