ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2021 ел
җомга

Илексаз авыл җирлеге территориясендә урнашкан Мортыш Баш авылында һәйкәлгә чәчәк салу һәм тантаналы концерт оештырылды

Менә инде берничә ай дәвамында Җәлил гимназиясе укучылары Илназ Якупов һәм Сарман районы буенча «Дети-Нечкәбил-Балалар» балалар-яшьләр хәрәкәте лидеры Данил Хөсәенов әти-әниләре белән бергә өйдә көнкүреш ярдәме күрсәтеп, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә йөриләр. Балалар үзләренең әби-бабайларының һәр эшен җиңел башкаралар, дусларча чәй эчәләр, сый-нигъмәтләр һәм бүләкләр бирәләр, иҗади номерлар әзерлиләр. Бүген алар үз карамагындагыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар, иҗади чыгышлар әзерләделәр. Ә иң истәлекле бүләк балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең фотосурәтләре төшерелгән фотоальбом булды. Фотоальбом бик күп якты хисләр, балалар белән танышу һәм беренче очрашулар турында хатирәләр уятты. Балалар алга таба да шефлыкка алынган өлкәннәрне онытмаслар, кунакка керерләр һәм ярдәм итәрләр дип ышанабыз.

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.


6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе 1нче майда старт ала һәм 2021нче елның 9нчы маена кадәр дәвам итәчәк. «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе онлайн флешмоб форматында үткәрелә. "Җәлил гимназиясе" укучылары бу акциягә кушылдылар. Алар үз фатирларының тәрәзәләрен хәрби тематикага рәсмиләштерделәр.

30 нчы апрель көнне Җәлил гимназиясе яшь армиячеләре Яшь армиячеләр хәрәкәтен үстерү эшендә актив катнашканнары өчен медальләре һәм грамоталары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз! Уңышлар телибез! Исегезгә төшерәбез, «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте 2016 нчы елда Россия Оборона министрлыгы инициативасы буенча оештырылган иде. Хәзер аның сафларында 500 меңнән артык катнашучы исәпләнә. Хәрәкәтнең төп бурычы булып үсеп килүче буынны патриотизм, тарихка хөрмәт һәм Ватанга мәхәббәт принципларында тәрбияләү тора.

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында капиталь ремонт объектларында булдылар.

6 майда Яңа микрорайонда, "ТАССРның 100 еллыгы" паркы янында чыршы утыртылды.

Агачлар утырту Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышланган иде. Акциядә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, җитәкче урынбасары Индира Сәхипова, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнегулов, "Бердәм Россия" партиясенең башкарма секретаре Гөлшат Салихова,экологик отряд,яшьармиячеләр һәм район ветераннары катнашты.

2021 елның 5 нче май  көнне Ләке авыл җирлеге башлыгы, Бөек Ватан сугышы  тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. 


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең яшь армиячеләре «Җиңү хаты» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылдылар. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котладылар, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлык, ныклык һәм фидакарьлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә азык-төлек җыелмаларын тапшыру


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International