ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 нче елның 25 нче мартында Сарман муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы булып узды, анда «Сервис Плюс»ҖЧҖ җитәкчесе һәм баш хисапчысы катнашты.

23-24 март көннәрендә Биектау бистәсендә 2007-2008нче елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенең финал уеннары узды.


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары белән расланган.

23 нче март көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бистәбезнең балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды. Китапханәче балаларны төрле китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Балалар кызыксынып бик күп китаплар белән таныштылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларга бик күңелле уеннар оештырдылар. Экскурсия балаларга бик ошады.

Сарман районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе начальнигы Ситдыйкова Алсу Рәзинә кызы 1 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре белән "Куркынычсыз юл"темасына әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдән соң әлеге тема буенча мультфильмнар карау оештырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе «Рәхмәт, доктор» акциясе кысаларында 65+, COVID-19 авырып киткән һәм бернинди түләүләр дә алмаган сәламәтлек саклау оешмаларының амбулатор-сырхауханә челтәрендә эшләүче хезмәткәрләрне реабилитацияләү өчен юлламалар тапшыруны оештырды. Чара бүген, 24.03.2021 елда, видеоэлемтә режимында узды. «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова «Сарман РҮХ» ДАССОның гомуми практика табибы А.М. Мәүләвиевага шифаханәгә юллама бүләк итте. «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсенең депутат фракциясе җитәкчесе, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзасы Гүзәл Гәрәева һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Лилия Ивановна Шәрипова Анүзә Мөбарәк кызына тантаналы рәвештә сертификат һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар, фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерделәр.

- Сертификат-бик җитди ярдәм. Без, медицина персоналы, күп эшлибез һәм бик арыйбыз. Безгә дә ял кирәк, ярдәм дә вакытында килде. Пандемия белән көрәшнең бөтен чорында ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт сезгә, - диде үз чиратында Ануза Мәүләвиева.

"Карга боткасы " - язны каршылауга багышланган традицион татар бәйрәме. Ул язгы чорда үткәрелә һәм кошлар кайтуга багышлана. Безнең бакчабызда, гадәттәгечә, ел саен бу бәйрәм үткәрелә. Балаларга борынгы татар гореф-гадәтләре турында тыңларга, халык уеннары уйнарга, җырларга, биергә һәм традицион рәвештә тәмле ботка ашарга бик ошый.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, халык сәнгатен популярлаштыру максатыннан, язгы каникуллар вакытында музейда  балчыктан әвәләп ясау буенча интерактив чара үткәрелде.

24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шушы дата уңаеннан Сарман үзәк китапханәсенең уку залында Үзәк хастаханәнең шәфкать туташы Шакирова Зөлфия Роберт кызы тарафыннан әңгәмә үткәрелде.


23
март, 2021 ел
сишәмбе

23 нче март көнне Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Җәлил бистәсенең 5 нче санлы "Әкият" балалар бакчасында "Балалар бакчасында белем бирүдә  уен технологияләрен куллануның әһәмияте" темасына зона семинар-практикумы үткәрелде. Бу семинар-практикумда Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы педагоглары Дәүләтҗанова Регина Дамир кызы, Талибуллина Динара Халит кызы һәм Латыпова Дания Фатых кызы катнашып, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International