ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2021 ел
җомга

2014 елның язында Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылуы булды. Шул вакыттан бирле ел саен әлеге мөһим вакыйгага багышланган «Кырым язы» фестивале үткәрелә.

18 март көнне мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды.

19 нчы март көнне МБББУ "Сарман гимназиясе"  базасында "Тере классика" Бөтенроссия нәфис сүз осталары конкурсының муниципаль этабы узды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга Сарман муниципаль районы мәгариф бүлеге дипломнары тапшырылды.

Казан шәһәрендә бокс буенча укыту-тренировка җыеннары узды. Аларда "2нче спорт мәктәбе" МБУнең бокс бүлеге тәрбияләнүчесе Әхмәтшин Әмир катнашты.

  Кәүҗияк  төп  гомуми  белем бирү  мәктәбендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге  елына  багышланган  ачык чара узды. Укучылар милли   киемнәрдә  татар, рус, башкорт, украин һәм башка халыкларның  мәдәнияте, милли кыйммәтләре  турында  сөйләделәр. Аларның  чыгышлары беркемне дә битараф  калдырмады,милләткә һәм дингә карамастан  һәрвакыт уртак тел табып, дус-тату яшәргә була икәнен аңларга ярдәм  итте. 

 

“Петровка Завод урта гомуми белем  бирү мәктәбе”нең технология укытучысы Нуртдинов Р. Р. “Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары белән робот техникасы буенча дәрес үткәрде.

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бик күп чаралар үткәрелә. 19 нчы мартта мәктәпкә әзерлек төркеме балалары А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Алар чын артистлар кебек чыгыш ясадылар. Әкият барыбызга да бик ошады.

Милли мәдәниятләрнең «Дуслык хороводы» I төбәкара фестиваленә йомгак ясалды, ул 2021 елның 20 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр онлайн режимда 4 номинация буенча 3 этапта уздырылды.

Нәүрүз - татар халкының иң матур, көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе. 4 нче номерлы "Кызыл Калфак" балалар бакчасында балалар да "Нәүрүз"бәйрәмен күңелле итеп билгеләп үттеләр. Балаларга кунакка Кыш бабай белән Нәүрүз бикә килде. Алар үзара ярыштылар, Нәүрүз бикә җиңде. Балалар да уйнадылар, җырлар җырладылар, Яз һәм Нәүрүз турында шигырьләр сөйләделәр. Мондый фольклор бәйрәмнәр халыклар арасында дуслыкны сакларга ярдәм итә, туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли.

18 март көнне 5 нче номерлы "Әкият" балалар бакчасында "Яз килә!"


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International