ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Әлеге бәйге даими рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» — тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд 500 000 сум. Гаризалар 2025 елның 7 июленә кадәр кабул ителә. Катнашучы балалар өчен язылган җырның аудио язмасын һәм текстны shayanmuzik@mail.ru адресына җибәрергә тиеш, яки флеш - карта белән 5-70-50(30) телефонына шалтыратып Казан шәһәре, М.Горький урамы, 15 адресы буенча алып килергә мемкин. Алга таба мәртәбәле жюри һәм «ШАЯН ТВ» тамашачылары 5 җиңүчене сайлап алачак. Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак. Һәр җиңүче 50 000 сум күләмендә акча белән бүләкләнәчәк. Биш җиңүченең жырына аранжировка ясалачак. Шулай ук бу җырларга клип төшереләчәк һәм алар «ШАЯН ТВ» каналында күрсәтеләчәк. Бәйгедә катнашуның төп шартлары, таләпләр һәм башка мәгълүмат белән «ШАЯН ТВ» каналының https://shayantv.ru/ сайтында таныша аласыз.

Азыкка биологик актив өстәмәләрнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре Роспотребнадзорның даими контролендә тора. Базарга легаль булмаган яки имин булмаган продукцияне кертмәүнең төп бурычы шул исәптән товарларны идентификация һәм контроль чаралары белән маркировкалау механизмнары аша хәл ителә. Бу хакта "Россия һәм дөнья: сәламәт озын гомер трендлары"форумында Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Ирина Брагина сөйләде.

      Хәзерге заманда чиста су проблемасы бик актуаль. Авыл хуҗалыгы, су белән тәэмин итү өлкәсендә үсеп килүче инфраструктурага карамастан, халыкның үз ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә чиста су алуына карамастан, кешеләр табигать биргән нәрсәләрне оныталар, сакларга тиешлегебезне оныталар.
      Чишмәләр уникаль табигый объектлар булып тора, алар табигать ядкәрләре буларак шактый фәнни кыйммәткә ия. Алар уникаль табигый сулыклар булып тора, чөнки җир өстенә грунт һәм җир асты сулары чыга. Чишмәләр башка өске сулыкларны туендыруда, су балансын саклауда һәм әйләнә-тирәдәге биоценозларның тотрыклылыгын саклауда зур әһәмияткә ия.
      Менә безнең коллектив чираттагы тапкыр үз чишмәсе янына өмәгә чыкты. Чүп-чарны җыештырдылар, территорияне тәртипкә китерделәр

Бүген Җәлил бистәсендә Севостьянов Артем Юрьевич белән хушлашу панихидасы узды. Севостьянов Артем Юрьевич 2001 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасының Туймазы шәһәрендә туган. Җәлил гимназиясендә укыган. 9 нчы сыйныфтан соң "Сарман аграр көллияте"дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесенә укырга керә. Җәлил УТТ-сында махсус техникада эшли.

Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның июнендә контракт буенча киткән. 21005 гаскәр часте рядовойы Севостьянов Артем Юрьевич 2024 елның 14 августында Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция үткәрү барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булган. Үлем хәрби хезмәт узу чорында була һәм хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәү белән бәйле. Якын хәрби хезмәткәрләрне югалту ачысын Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Герой истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Җәлилнең 1нче мәктәбенең "Радуга" мәктәп яны лагеренда "Күңелле стартлар" узды балалар җитезлек һәм төгәллек буенча ярыштылар, көн буена уңай эмоцияләр алдылар.

Мәктәп яны лагерьларында куркынычсыз юл хәрәкәте көне узды

Сарман районын тәмамлаган 114 укучы рус теленнән БДИ тапшырды

 

27 майда Сарман районының 114 чыгарылыш сыйныф укучысы математикадан бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) яздылар.Математика урта гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри фән булып тора.


2
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Буген безнең балалар бакчасында татар халкынын олы бәйрәме-Сабантуе узды. Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Яшь буынны шушы гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштыру безнең төп бурычыбыз. Шул вакытта гына бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып киләчәк. 
Балалар матур итеп киенгәннәр, күңелләредә күтәренке иде.Чүлмәк вату,бау тартышу,капчык киеп йогеру кебек уеннарда катнашып,буләкләр алдылар.Малайлар көрәшеп көчләрен сынаштылар. Җырлы-биюле уеннар бәйрәмгә ямь өстәде!Илләребез тыныч,тормышыбыз ямьле булсын дигән теләктә калабыз!

Саклаубаш УББМ" Кояшкай " җәйге мәктәп яны лагере үз эшен дәвам итә. Лагерьда төрле тематик көннәр уза: кунакчыллык көне, Сәламәтлек көне, Иминлек көне, Иҗат көне.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International