ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2025 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Сезне һөнәри бәйрәмегез — Россия эшкуарлыгы көне белән котлыйм!

Сез иң инициативалы һәм энергияле кешеләр. Сезнең куркыныч һәм стандарт булмаган карарларыгыз Сезнең бизнесның гына түгел, ә сезнең эшегездә булган кешеләрнең һәм аларның гаиләләренең язмышына бәйле. Бизнесның җаваплылыкны үз өстенә алу һәм безнең Сарман районын үстерүдә ярдәм итү теләге тирән хөрмәткә һәм ярдәмгә лаек.

Барлык эшкуарларга тынычлык һәм иминлек телим. Үз эшеңне алып бару өчен шартлар тотрыклы булсын, ә сезнең бизнес хәрәкәте һәрвакыт үсешкә генә юнәлдерелгән булсын.

1 нче санлы  "Кояшкай" балалар бакчасы балалары зона семинарында катнашучыларны каршы алдылар.

МБГББУ "Шәрләрәмә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары белән  язгы  табигатькә  экскурсиягә чыктык. Табигатьнең язгы  матурлыгын күзәтеп, үсемлекләрдәге язгы үзгәрешләрне күрергә өйрәнделәр. Яфраклы һәм ылыслы агачларның билгеләрен тагын бер тапкыр искә төшерделәр. Туган ягыбызда үсүче агачлар белән таныштылар.   

«ЗооЗабота» акциясе кысаларында педагоглар,"Кызыл Калфак" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары йортсыз хайваннар өчен хәйрия азыгы җыюда катнаштылар. Уртак көч белән этләр һәм мәчеләр өчен бер тартма азык җыелган иде! Барлык җыелган азыкны балалар бакчасы хезмәткәрләре йортсыз хайваннар приютына тапшырганнар. Йортсыз хайваннарга ярдәм кулы сузган, аларның бәласенә битараф калмаган һәркемгә рәхмәт!! ЭКОяз-2025

 23-24 май көннәрендә Казанда мәгариф оешмаларының хокук бозуларны профилактикалау отрядларының республика конкурсы финалы булды.

Саклаубаш урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау"тантаналы линейкасы узды.

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә җәйге каникуллар алдыннан гомуми ата-аналар җыелышы узды. Ата - аналар алдында мәктәп директоры Э.Х. Дәүләтшина 2024-2025 уку елы йомгаклары белән чыгыш ясады.


25
май, 2025 ел
якшәмбе

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен "Соңгы кыңгырау" тантаналы линейкасы узды.


24
май, 2025 ел
шимбә
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып үтте.

Бүген, 24 май 2025 елда, безнең яраткан мәктәбебездә тугызынчы һәм унберенче  сыйныф укучылары өчен соңгы звонок яңгырады! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International