ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2025 ел
сишәмбе

Нәүрүз - традицион халык бәйрәме, ул Яз һәм табигатьнең уянуы белән бәйле. 

Мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнарының мәгълүмат – методик бүлекләре җитәкчеләре һәм методистлары стажировкасы кысаларында «заманча мәктәп» федераль проекты, 2022 елда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән «Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе» мббунең табигый – фәнни һәм технологик юнәлештәге «үсеш ноктасы» ресурс үзәгендә ИМО җитәкчеләре һәм район мәгариф бүлекләре методистлары булды. 

2025 елның 24 мартында МБГББУ "Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе" базасында башлангыч сыйныф укучыларының "Беренче адымнар" I районара фәнни-гамәли конференциясе узды. МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы Илһамова Илина "Сәламәт яшәү рәвеше" секциясендә призер булды. Ул дөрес туклануның һәм даими физик күнегүләрнең мөһимлегенә багышланган проектны тәкъдим итте.

Бөтендөнья театр көне алдыннан  "Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә" директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Галиева Л. А., тәрбия буенча директор киңәшчесе Сәлахова Э. М., башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәңгәрәева Н. Н.4 нче В сыйныфында «Бөтен тычканнар да сыр ярата" театрын карадылар, укытучыларга һәм укучыларга "Минем әтием" театры күрсәтелде.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Сез­не чын кү­ңел­дән һө­нә­ри бәй­рә­ме­гез бе­лән кот­лыйм.

Сез хез­мә­те­гез бе­лән бу­ын­нан-бу­ын­га кү­чү­че кыйм­мәт­ләр­не - ту­ган тел һәм әдә­би­ят­ны, го­реф-га­дәт, йо­ла­лар­ны һәм ми­рас­ны сак­лый­сыз, без­нең ке­че Ва­тан­ның мә­дә­ни һәм ру­хи кө­чен үс­те­рү­гә яр­дәм итә­сез. Сез­гә хезмәтегез, һө­нә­ри ос­та­лы­гы­гыз өчен рәх­мәтемне бел­де­рәм. Җыр­лар­да җыр­лан­ган Сар­ман да­нын дан­лау­да, Ил­һам Ша­ки­ров, Зөһ­рә­ләр сал­ган як­ты, моң­лы сук­мак­тан ат­лау­чы­лар са­нын та­гын да артты­рыр­сыз, дип ыша­нам.

Бар­лык мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре­нә, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарга нык­лы сә­ла­мәт­лек, иминлек, зур иҗа­ди җи­ңү­ләр, бет­мәс-тө­кән­мәс ил­һам, бар­лык баш­лан­гыч­лар­да һәм иҗат­та уңыш­лар те­лим.

24 мартта башлангыч мәктәпнең "беренче адымнар"районара фәнни - гамәли конференциясе булып узды.  Анда Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары актив катнашты. Җиңүче Галимова Риана, призерлар Гадиев Гадел, Харисова Ясмина, Сәлахов Шамил ( җитәкчесе Шагидуллина Ф. и.) лауреатлар Евдокимова Зарина, Шайхулова Элина, Юнысов Тимур ( җитәкчесе Гарайшина Л. т.), Исхаков Кәрим, Мәүлитов Артем, Миңнулина Гүзәл (Мортазина А. н.). Молодцы, балалар!

Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучыларының "Беренче адымнар" I районара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Монда Сарман, Мөслим, Актаныш районнарыннан 85 укучы үзләренең көчләрен 9 юнәлештә сынады.

Технология укытучылары Л.Ф. Латыйпова һәм А. М. Таипов җитәкчелегендәге 8 б, в сыйныф укучылары "Пешекче, кондитер" һөнәре белән танышу һәм укучыларның ял итү эшчәнлеген оештыру максатында Сарман аграр көллиятендә булдылар.

22 март көнне Баулы шәһәрендә "ТР көньяк - көнчыгышы"картингы буенча кышкы сезонны ябу тантанасы узды. Бу чарада 2024 - 2025 елгы кышкы сезонга нәтиҗә ясалды. Нәтиҗәдә, "Хонда 200" классында Илһаметдинов Роберт 2 урынны яулады. "Хонда 270" классы Лиана Габдрахманова 2 урын.


24
март, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 24 мартында Сарман мәгариф учреждениесендә кызыклы фәнни-гамәли конференция узды, анда Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International