Бүген «Россия Бөркетләре»нең 3б сыйныфы өчен тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдрахманова Э.Ш. һәм музыка укытучысы Шайхутдинова Ф.Ф. бергә оештырган кызыклы вакыйга булды.
Иске Имән авыл җирлегендә өлкәннәр көне үтте.
Октябрь аеның беренче көннәрендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә керде.Өлкәннәр көне – безгә чиксез кадерле һәм күркәм бәйрәм ул. Бу көнне безнең ата-аналарыбызга, әби-бабайларыбызга игътибарыбыз аеруча зур.1 октябрь көнне «Сандугач» балалар бакчасында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.Балалар бакчасы мөдире Л.З. Валиева бакчабыздагы өлкәннәрне барлык коллектив исеменнән котлады, аларга хезмәтләре, зирәк киңәш бирә һәм авыр минутта ярдәм итә белүләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде, сәламәтлек, озын гомер, сабырлык теләде. Ә балалар исә өлкәннәргә багышлап шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар.
Бүген «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм атнасы ачылды. Безнең кадерле кунаклар өчен «Моя ужасная сестра 2» фильмы күрсәтелде. Бу күңелле һәм җылы вакыйга декаданың менә дигән башлангычы булды, йөрәкләрне шатлык һәм елмаю белән тутырды. Без һәр тамашачыга декада дәвамында искиткеч кәеф һәм якты тәэсирләр телибез.
Октябрь аеның беренче көнендә без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне чын күңелдән котлыйм һәм барлык райондашлар исеменнән тирән ихтирамымны җиткерәм.
Сез – әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк.
Күпләрегез бүген дә иҗтимагый оешмалар әгъзалары, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә катнашучылар, иҗат һәм спорт белән янучылар.
Намуслы хезмәтегез, районыбыз, республикабыз, илебез үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сугыш еллары авырлыкларын кичергән, Ватан бәйсезлеген саклап калган, илне торгызган ветераннарга рәхмәтләремне җиткерәм.
Өлкән буынга хөрмәт һәм игътибар хөкүмәтебез тарафыннан алып барыла торган сәясәтнең төп юнәлеше булып тора. Өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча максатчан эш алып барыла. Бүген районыбызда тормышка ашырылучы дәүләт программалары да нәкъ шуны дәлилли.
Районда ветераннар клубы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, һәр җирлектә ветераннар советлары эшли. Район оешма-предприятиеләре ветераннар белән даими элемтәдә тора.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез мактауга, ихтирамга лаек кешеләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхетле, хөрмәтле гомер телим. Туганнарыгыз, балаларыгыз, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәргә язсын.
Өлкәннәр көне алдыннан МБГББУ "Җәлил гимназиясе" бистәбез интернат-йортында яшәүчеләр өчен "Җылылык һәм кайгырту бүләк ит" хәйрия акциясе оештырды.
2025 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Сарман районы прокуроры катнашында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында ата-аналарга ата-ана хокукларын кире кайтаруда яки бетерүдә, яисә индивидуаль үзенчәлекләрне һәм ихтыяҗларны исәпкә алып ата булуны билгеләүдә ярдәм күрсәтү буенча административ материаллар һәм чаралар планы («Юл картасы») каралды.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
«Көзге игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Җәлил 2 урта мәктәбенең 6а сыйныфы укучылары класс җитәкчеләре Гүзәл Фирдәвес кызы һәм педагог-оештыручы Алина Лаисовна белән хезмәт ветераны, тыл ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Рублева Клавдия Андреевна янына бардылар.