24 январь көнне Чукмарлы авыл җирлегендә отчет җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Сарман районы прокуроры Панишев Алексей Николаевич, «Сарман» агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Шәймәрданов Айдар Вил улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин «Бәрәкәт-Корм» кооперативында булды. Кооператив рәисе Руслан Шакиров конкурста катнашып грант отты. Аның максаты - терлек азыгы җитештереп сату. Шушы көннәрдә эшләрен башлап жибәрергә планлаштыра.
"Созвездие-Йолдызлык" Мастер-классы 2025 елның 22 гыйнварында Сарман сәнгать мәктәбендә вокал, актерлык осталыгы һәм хореография буенча мастер-класслар узды. Мастер-классны түбәндәгеләр күрсәтте: Дмитрий Платонов, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» театрының сәнгать җитәкчесе, «Радость моя» балалар Гаилә белем бирү каналының режиссер-куючысы Рәилә Гарипова, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Алисә Мамина, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Зилә Бикбова, «Созвездие-Йолдызлык» театры актрисасы, ГИТИСны тәмамлаган Лилия һәм Айрат Баһаутдиновлар, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, «Шәһәрдән юл» бию театры җитәкчеләре, «Созвездие-Йолдызлык»театры балетмейстерлары.
Отчет-сайлау җыелышында концерт программасы белән чыгыш.
Олы Нөркәй урта мәктәбе укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Сакчыны котла" патриотик акциясендә актив катнашалар.
Сарман урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары тәрбия буенча директор киңәшчесе Г.Р. Гарайшина һәм сыйныф җитәкчеләре Г.З. Ханнанова, А.И. Мирзасалихова белән Сарман авылында Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
23 нче январь көнне "Җәлил гимназиясе" нең 10-11 нче сыйныф укучылары алдында Уфа фән һәм технологияләр институты студенты Сахапов Радель чыгыш ясады.
2024 нче елның 23 нче гыйнварында «Җәлил гимназиясе» ндә укучыларның кайнар туклануын оештыруга ата-аналар контроле узды.
Бүген Рангазар авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, "Җәлил" агрофирмасы ҖЧҖ вәкиле Гәрәев Раушан Фәрит улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Кыямов Румил Наил улы узган елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга бурычлар турында чыгыш ясады. «Җәлил» агрофирмасының 2024 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясады Гәрәев Раушан Фәрит улы. Бер ел эчендә башкарылган эшләр һәм районда криминоген вәзгыять турында полиция участок уполномоченные, шулай ук район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Мостафин Илсур Вәлияхмәт улының мәгълүматы тыңланды. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2024 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турында чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы Башлыгының һәм Рангазар авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Җәлил гимназиясе» нең 11 нче класс укучысы "Экология" юнәлешендә беренчеләрдән булып хәрәкәт итүче Кәлимуллина Гульфия агарту дәресе үткәрде.