ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты 2019 елдан «Ядкяр» генеалогия порталы проектын гамәлгә ашыра, аның төп максаты -республика халкын архив документларын тәрҗемә итү һәм индексацияләү нигезендә төзелгән дөрес һәм тулы шәҗәрәләр белән тәэмин итү.  

Шул уңайдан районда Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова катнашында семинар узды. Семинар эшендә Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты. Чарага Сарман районында яшәүче шәхси шәҗәрәчеләр, язучылар, туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар чакырылган иде. Семинарның төп максаты - «Ядкяр» порталы мөмкинлекләрен тәкъдим итү, аны тулыландыру һәм үстерү өчен киләчәк хезмәттәшлек форматын эшләү.

Александровка авыл җирлегендә хисап җыелышы.

23 гыйнварда «Сарман» кинотеатрында хәрби-патриотик тәрбия максатларында, Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен «Красные ленты» исемле фильм күрсәтелде.

Бүген "Җәлил N1 мәктәбе" ндә "Россия мәктәпләрендә Киноуроки" проекты кысаларында «Воин света», «за руку с Богом», «Чистодей», "Школьные ботаны", "югалган полотно" фильмнарын карау оештырылды.

22 январь көнне Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә халык җыены булды. Ел саен МБГББУ " А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" коллективы җыелыш үткәрүдә актив катнаша.

Быел укытучылар һәм укучылар Ватанны саклаучылар елына багышланган күргәзмә әзерләделәр. Күргәзмәдә Иске Минзәләбаш авыл җирлегеннән чыккан хәрби операциядә катнашучылар турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Шулай ук Ленинград блокадасына, хәрби техникага багышланган күргәзмә дә оештырылды. Гражданнар җыенында катнашучылар өчен "Бөек Ватан сугышы"экспозициясе экспонатлары белән танышу мөмкинлеге тудырылды.


22
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Җәлил поселогында «Старт» чаңгы базасында Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснулин «Агрокөчләр» холдингының «ТАЯНЫЧ» Хәйрия фонды башкарма директоры Гөлнара Равзиева белән очрашты.

Илексаз авыл жирлегендэ гражданнарнын хисап жыелышы

Иске Кәшер авыл җирлегендә хисап җыелышы булып узды.

 

Бүген Ләшәү-Тамак авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Сарман районы прокуроры Алексей Николаевич Панишев, «Җәлил» агрофирмасы вәкиле Раушан Фәрит улы Гәрәев, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Мортыштамак авыл җирлегендә отчет җыелышы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International