ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында шахмат буенча турнир узды. Чарада "шахмат" өстәмә белем бирү программасы буенча дәресләргә йөрүче укучылар һәм әлеге уенны яратучылар катнашты. Турнир балаларда зур кызыксыну уятты.  Уеннар барышында балалар көндәшләренә яхшы мөнәсәбәттә булдылар һәм башкаларның уңышсызлыклары өчен борчылдылар. Җиңүчеләр үзләренең шатлыклы хисләрен яшермәгәннәр. Укучылар, көндәшләре белән көрәшеп, шахмат уенының күптөрле һәм беренче күрүдә күренгәнчә гади булмавын күрсәттеләр. 

Җәлилнең 1нче мәктәбендә "Орленок-Доброволец" трегы "Кышын кошларны ашатыгыз"экологик акциясеннән башланды. Башлангыч сыйныф укучылары акция барышында кошлар өчен җимлекләр ясадылар һәм аларны мәктәп территориясендә, паркта элеп куйдылар, шулай ук булган җимлекләрне тутыру өчен төрле ярмалар һәм көнбагыш китерделәр. Акция барышында балалар үзләренең яхшы эш башкаруларын — кошларга елның катлаулы вакытында исән калырга ярдәм итүләрен аңладылар. Балалар башкарылган эштән зур шатлык алдылар! Игелекле эшләр башкару бик ансат!

Православие динендәге райондашларны чын күңелдән Качману бәйрәме белән котлыйм!

Бүгенге изге көн дөньяларга тынычлык, йорәкләргә чисталык, рухыбызга ныклык, тәнебәзгә саулык, эш-гамәлләребезгә дөреслек алып килсен, имин көннәр сезгә телим.

 

Күп кенә дин тотучылар өчен 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төн традицион чукындыру коенуларына сәбәп булып тора. Суга чуму сулыкларга һәм махсус җиһазландырылган коену урыннарына башкарыла. Шул ук вакытта күпләр бу гамәлгә каршы күрсәтмәләр һәм аның сәламәтлек өчен мөмкин булган нәтиҗәләре турында уйламый. Салкында бәкедә коену хәтта нык һәм сәламәт организм өчен дә көчле стресс булып тора. Роспотребнадзор мондый чаралар уздыру вакытында саклык чаралары турында искә төшерә.

  "Кышкы игелекле эшләр эшләү чоры" акциясе кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте» отряды  укучылары хезмәт ветераны  Вәлиева Мөслимә Имами кызына ишегалды территориясен кардан чистартуда ярдәм күрсәттеләр.

Хәзерге вакытта георгий лентасы Җиңү көнен бәйрәм итүнең аерылгысыз аксессуарына әйләнде, әлеге тантананы бәйрәм итүнең бер символы булып тора. МБГББУ " А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" дә «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Укучылар һәм укытучылар "Георгий тасмасы"дигән матур брошь ясадылар. Брошьларны махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчы-якташларга җибәрәчәкбез. Шулай ук георгий ленталары авыл халкына да таратылачак.


17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

17 нче январь көнне "Җәлил гимназиясе" ндә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Вилданова Р.И. белән очрашу узды. Ул 5-7 нче сыйныф укучылары белән "Балигъ булмаганнар арасында урлауларны кисәтү" темасына әңгәмә үткәрде. 

18 гыйнвар – Бөтендөнья Кар бабай көне. Әлеге бәйрәм алдыннан әзерлек төркеме һәм беренче 1 нче урта мәктәп активистлары «Кар бабай Көне»тематик көнен үткәрделәр. Әңгәмә вакытында балалар Кар бабай көне тарихын, Кар Бабайның кайчан һәм кайда барлыкка килүен, Кар бабай белән бәйле билгеләр турында белделәр. Бергәләп балалар бик теләп сөйкемле кар бабайлары ясадылар. Ә шулай ук мини күңелле стартлар үткәрделәр «Кем тизрәк?». Балаларга кунакка Кар бабай үзе килгән. Көн шатлык һәм күңел ачу атмосферасында узды. Балалар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.

Азалак авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу үткәрелде.

Тэги: Очрашу

Сарман район мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Имән авыл җирлегенең отчет-сайлау җыелышында концерт программасы белән чыгыш ясадылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International