Сарман гимназиясенең 3 А сыйныфы укучылары музейның өр яңа интерактив чарасында катнаштылар. "Туган ягым яшел бишек" дип аталган әлеге чара, ел фасылларының иң рәхәтенә, иң җылысына, иң кояшлысына кунакка алып кайтты.
Үзебезнең басу-болыннардан, урманнардан җыеп алып, саклап кына киптергән хуш исле чәчәкләре, үләннәре җәй белән бәйле хисләрне яңартты...балачакның яланаяклы җәе... Әлбәттә, хис-тойгыларга гына бирелеп утырмадык. Сәяхәтебез вакытында туган ягыбыз-Сарманыбыз табигате шаккаткыч, чиксез бай икәнен ачыкладык. Дару үләннәренең исемнәрен, файдалы үзенчәлекләрен өйрәндек. Агулы һәм зыянлыларын да истә калдырдык. Ә чараның ахрында безнең кунакларыбызны һәрвакыттагыча сюрприз көтә иде. Киләсе матур, имин җәйгә кадәр күзләрен иркәләп, күңелләрен җылытып торыр дип ышанабыз)))
Карап торышка кечкенә генә янчык! Алар - Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең кечкенә "бөркетләре" тарафыннан махсус операциядәге сугышчыларга атап ясалган талисманнар. Һәр талисман үзенә укучыларның күңел җылысын, ярату, рәхмәт хисләрен, сугышчыларга карата изге теләкләрен сеңдергән. Барыбыз да илебезгә тынычлык урнашуын, сугышчыларның якыннары янына исән - сау әйләнеп кайтуларына өмет итәбез
Бүген Җәлилнең 1нче мәктәбендә Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Вилданова Р.И. 5-7 сыйныф укучылары өчен "кибетләрдә Урлау"темасына әңгәмә үткәрде. Рузилә Илшатовна балаларга закон бозсалар, нинди нәтиҗәләр булачагын сөйләде.
17 гыйнварда бөтен дөньяда балалар уйлап табулары көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык яшь уйлап табучыларга багышлана. Җәлилнең 1нче мәктәбендә бу Көнгә багышланган чаралар үткәрелде.
Безнең мәктәптә викториналар һәм әңгәмәләр узды,мультфильмнар карадылар, күргәзмә оештырдылар.Көнкүрештә кирәкле күпме гади әйберләр балалар кулы белән стандарт булмаган фикерләү нәтиҗәсендә барлыкка китерелгән .
Бу көн балалар өчен күңелле һәм бай үтте.
“Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары «Үзебезнекеләргә җылылык » акциясенә кушылдылар. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен талисманнар ясалды. Үз кулларың белән ясалган талисманнар солдат өчен зур булмаган, ләкин күңелле бүләк булачак.
Олы Нөркәй урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнә башладылар.
2025 нче елның 13-15 нче гыйнварында математика фәненнән "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары георгиевская лентасын ясый башладылар. "Георгиевская лента" бөтенроссия акциясен үткәрү өчен, алар төрле формадагы ленталарны башкаларга таратачак
Бүген тыл хезмәтчәне Миңнебаева Бибифатыйма Миңнебай кызы үзенең 101 яшен билгеләп үтә
Иске Имән авыл җирлегендә гражданнарның отчет җыелышы булып узды.