ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Илексаз авыл җирлегендә милли татар бәйрәме "Сабантуй" узды

Юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә Роспотребнадзор органына эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыру башлануы турында хәбәрнамә җибәрү турында.

Колмәт авылында милли татар бәйрәме "Сабантуй" узды

Мортыштамак авылында Сабантуйга бүләк җыю.


10
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Яна Имән авыл җирлегендә   Сабантуй бәйрәме узды. Авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Р.Ф. ТР Сарман муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Зиятдинова Л.Ш.  халыкны һәм кунакларны бәйрәм белән котладылар. Алга таба чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар булды, авыл кунаклары һәм талантлары, шулай ук чакырылган артистлар үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр.  Бәйрәм якты, күңелле, бай булды. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Бигрәк тә иганәчеләребезгә. Барсына да сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, район Советының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.

Илексаз авыл җирлегендә милли татар бәйрәме "Сабантуй" узды.

Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар өчен яңа мультфильмнар җыентыгы күрсәтелде.

Зур Нөркәй авыл җирлегендә  Сабантуй бәйрәме узды. Авыл халкы,кунаклар төрле милли уеннарда ярыштылар. Барлык сабантуй бәйрәмен оештыруда катнашучыларга зур рәхмәт.Сәламәтлек,гаилә ныклыгы телибез!

7 июньдә №1 Җәлил мәктәбендә мәктәп яны лагеренда бәйрәм булды . Һәр отряд исемне, девизын, речевкасын уйлап тапты, отряд җырын сайлады. Тормыш кайнап китте... Шулай итеп "Радуга" , "Комета", "LEGO", "NonStop", "Винни-Пух" отрядлары барлыкка килде. Бәйрәмгә балалар концерт номерлары әзерләделәр, төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Мәктәп яны лагереның барлык кагыйдәләрен һәм кануннарын үтәячәкләре турында тантаналы вәгъдә бирделәр. Балалар вакытны бик күңелле үткәрделәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International