ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген район үзәк ял паркында Россия көненә багышланган матур чара оештырылды. Бәйрәм халкын район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, 14 яшьләрен тутырган егетләргә һәм кызларга Россия гражданының төп документын – паспорт тапшырды. Чара кысаларында төрле мастер-класслар оештырылды, район сәнгать осталары халыкны җыр-биюләре белән сөендерделәр. Бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде.

Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары!

Сабантуй көннәрендә без бөтен ил белән бергә төп дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтәбез. Ул күпмилләтле халыкның бердәмлеген һәм Ватанга тугрылыкны, ил өчен горурлыкны һәм ватандашларның казанышларын символлаштыра.

Илнең иминлеге – төбәкләрнең уңышлы үсеше. Бүген Татарстан Республикасы – бөтен дөньяда танылган куәтле сәнәгать, фәнни-техник һәм интеллектуаль потенциалы булган территория. Татарстан көчле Россия төзелешенә зур өлеш кертә, илебезнең терәк төбәге булып тора.

Республикабызны үстерүдә, Россиянең социаль-икътисади иминлеген ныгытуда безнең казанышларыбыз, Сарман районының кадерле кешеләре дә бар. Көндәлек хезмәтләре белән район үсешенә ярдәм иткән, җәмәгать тормышында актив катнашкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. 

Бу бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек телим!


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының баш киңәшчесе Хәсәншин Гадел Ринур улы белән очрашу узды.

Очрашуда Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Марат Марс улы Шәехов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге башлыгы Ришат Ринат улы Бәхтиев, район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт, Җәлил шәһәр тибындагы Архангел Михаил гыйбадәтханәсе һәм Изге Александр Невский хөрмәтенә часовнялар настоятеле катнашты. 

Этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң мөһим һәм актуаль мәсьәләләр тикшерелде.

Гадел Ринурович шулай ук эчке эшләр бүлегендә булды, Сарман авылындагы Тәуфик, Бәрәкәт, Җәмигь мәчетләрендә, Җәлил поселогындагы мәчет һәм Архангел Михаил гыйбадәтханәсендә булды.


Сарман гимназиясенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен "Батырлар эзеннән" интерактив чара үткәрелде.

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу 2-42-75 телефоны аша.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарларны яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Николаевич Безроднов белән очрашты.

Үзенең визиты барышында Евгений Николаевич «Сарман икмәге», «Сарман продукт», «Петровский завод», «Сарман ит» производстволарында булды, район эшкуарлары белән очрашты, проблемалар, хәл итү юллары, үсеш буенча планнар турында фикер алыштылар.

Зур бәй­рәм ул Са­бан­туй "Са­бан­туй нин­ди бәй­рәм?" - дип Со­ра­са мин­нән бе­рәү, "Мәң­ге тө­сен җуй­мый тор­ган Бәй­рәм ул", - ди­сәм әгәр, Ял­гыш­ма­мын. Бу бәй­рәм­нең Ип­тә­ше һәм ише юк, Са­гы­нып, кө­теп ал­ма­ган Бер ге­нә дә ке­ше юк. Ул бәй­рәм - бәй­рәм­нәр­нең иң Зу­ры­сы­на әй­лән­гән, Дөнь­я­га си­бел­гән та­тар­ны Те­гәр­җеп­кә бәй­лә­гән. Са­бан­туй -...

Сабан туе – тантана
Авылларда –  милли бәйрәм,
Сабан туе – тантана!
Кыр батырлары хезмәте
Сабантуйда мактала!
Җырга, биюгә бик оста
Гомердән безнең халык.
Йотлыгып тыңлый кунаклар
Моңнарны хәйран калып.
Милли уеннар гөр килә
Туган җир кочагында.
Халкыбызның яшәрлеген
Инандырган тагын да!
Җитезләр һәм көчлеләр
Мәйданнар уртасында.
Ярышларда гына түгел,
Җиңәрлек яу кырында!..

Бала туу-һәр гаилә тормышында иң якты һәм истә калырлык вакыйга. 11 июндә Россия көне алдыннан «Ныклы гаилә» проекты һәм Гаилә елы кысаларында Сарман бала тудыру йортында Саминаны тантаналы рәвештә чыгару булды. Сарман район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Илназ һәм Румия Галиуллиннар гаиләсен кызлары тууы белән котлады. Самина 2024 елның 8 июнендә абыйсы Самирдан соң туган. Гаилә башлыгы Илназ махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлчәчәк Вәлишина, район хастаханәсе баш табибы урынбасары Рамил Галиев, якыннары, туганнары котладылар.Кунаклар гаиләләргә ныклы сәламәтлек, муллык, мәхәббәт һәм иминлек теләделәр.

Сарман район Сабантуеннан мизгеллэр

Саклаубаш авыл җирлегендә   Сабантуй алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Галиуллин Ильназ гайләсендә кыз бала туды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International