Азалак авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәмнәре узды
Бәйрәм котлаулар,җырлар, биюләр һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды
10 июньдә Карашай-Саклау авылның гына түгел, бөтен Сарман районының хөрмәтле һәм легендар шәхесенә 105 ел тулды.
Юбилярны тарихи туган көне белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды. Районның иң өлкән озын гомерле хатын – кызын котлап, Фәрит Мөнәвир улы: «Сезнең юбилеегыз, кадерле Зәкия апа - бу сезнең шәхси бәйрәмегез генә түгел, ә бөтен район өчен зур, тарихи вакыйга да. Сарман районында шундый хөрмәтле 105 яшьлек ак әби яшәве белән горурланабыз. Әмма яшь булуына карамастан, Сез бүген дә, барыбызга да гаҗәпләнерлек, шул ук сөйкемле, яшь күңелле Зәкия апа».
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә Сабантуйлар гөрләп узды
Янурыс авыл җирлегендә Янурыс авылында Сабантуй
Янурыс авыл җирлегендә Каташ-Каран авылында Сабантуй
Александровка авыл җирлегендә Сабантуй
Шәрләрәмә авыл җирлегендә Сабантуй
Кәүҗияк авыл җирлегендә Сабантуй.
Бүген Югары Чыршылы авылында Сабантуй бәйрәме узды. Кунакларны авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы һәм РФ Пенсия фондының Сарман районы идарәсе җитәкчесе Харисов Асыляр Мөнәвир улы котладылар. Бәйрәм җырлар, биюләр һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды.
Кырык чишмә буенда Анак һәм Яхшыбай авылларының Сабантуй бәйрәме узды. Авыл җирлеге башлыгы Дәүләтҗанов Раян Назыйф улы халыкны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Алга таба чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар булды, авыл кунаклары һәм талантлары, шулай ук чакырылган артистлар үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм якты, күңелле, бай булды. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Бигрәк тә иганәчеләребезгә. Барсына да сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.